Accessibility links

Кайнар хәбәр

Грозныйда тентүләр һәм сорау алуларга каршы митинг үтте


Грозный – Бүген Чечня башкаласында тентүләр һәм сорау алуларга каршы митинг үтте. Анда берничә йөз кеше катнашкан. Бу тентүләр һәм сорау алулар "Ульман эше" кысаларында гаепләнгән Русия хәрбиләренең юкка чыгуы сәбәпле, Русиянең баш прокуратурасы карары белән үткәрелгән.

Капитан Эдуард Ульман һәм тагын ике спецназ хезмәткәре 2002 елда 6 чечен кешесен, шул исәптән, бер авырлы хатынны үтерүдә гаепләнеп, берничә ел төрмәгә хөкем ителгән иде. Ләкин, гаепләнүчеләр, хөкем игълан ителгәнче үк, апрель аенда хәбәрсез юкка чыкты.
XS
SM
MD
LG