Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 05:33

Русия Конституция мәхкәмәсе террорчылыкта гаепләнгән кешеләрнең җәсәдләрен туганнарына тапшырмаска карар итте


Мәскәү – Русиянең Конституция мәхкәмәсе террорчылыкта гаепләнгән кешеләрнең җәсәдләрен туганнарына тапшыруны тыйган карарны кануни дип таныды. Берүк вакытта, мәхкәмә карарында, бу кешеләр гореф-гадәтләр нигезендә җирләнергә тиеш, диелгән.

Конституция мәхкәмәсенә шикаять белән 2005 елда Нальчикта үтерелгән сугышчыларның аналары мөрәҗәгать иткән иде.

Бу тыюның бетерелүен мәрхүм Аслан Масхадовның туганнары да таләп иткән иде.

XS
SM
MD
LG