Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лавров Мәскәүнең каршылыгын җитди кабул итергә чакырды


Мински – Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров, Американың Европада ракета калканы урнаштыру ниятенә карата, Мәскәүнең каршы торуын җитди кабул итергә чакырды. Бу турыда ул бүген Минскига килгәч әйтте.

Вашингтонның Европада ракета калканы урнаштыру ниятен Мәскәү үзенең иминлегенә янау дип кабул итте.

Лавровның бу белдерүе Русия президенты Владимир Путинның Кушма Штатларга булачак сәфәренә берничә көн кала ясалды. 1-2 июль көннәрендә Путин АКШ президенты Джордж Буш белән очраша.
XS
SM
MD
LG