Accessibility links

Кайнар хәбәр

Буш-Путин очрашуында кайнар мәсьәләләр каралачак


Русия президенты Владимир Путин белән АКШ президенты Джорж Буш 1-2 июлдә Маинеда Бушның йортында очрашуда кайбер кайнар мәсьәләләрне дә карыячак. Бу турыда Путинның сәяси киңәшчесе Сергей Приходько белдерде. Приходько әйтүенчә, очрашуда Иранның атом эшчәнлеге, Сербиядән аерылырга теләүче Косовоның киләчәге, АКШның Европада ракета калканы урнаштыру нияте турында сүз булачак. Бу мәсьәләләр Мәскәү белән Вашингтон арасында каршылыкларга сәбәп булды.
XS
SM
MD
LG