Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дөнья Банкы җитәкчесе эшеннән китә


Шимбә көнне Дөнья Банкы президенты Пул Вулфовиц рәсми рәвештә вазыйфасыннан китәчәк. Вулфовиц Дөнья Банкында эшләүче кыз иптәшен гаделсез рәвештә югарырак вазыйфага күтәрү һәм аның хезмәт хакын арттыру турындагы гаепләвләр һәм шулар тирәсендәге җәнҗал сәбәпле китәргә мәҗбүр. Аның урынына АКШның элекке сәүдә вәкиле Роберт Зөллик килә. Халыкара Валюта Фонды мөдире Родриго де Рато да шәхси сәбәпләрдән октябрь аенда вазыйфасыннан китәчәген игълан итте.
XS
SM
MD
LG