Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иранда бензинне чикләп сату дәвам итәчәк


Иран нефт министры Казим Вәзири Һәмәни ризасызлык белдерүләр, баш күтәрүләргә карамастан бензинне чикләнгән күләмдә генә сату дәвам итәчәк диде. Хәмәни Иранның Меер хәбәр агентлыгына бензинне чикләп сату карарын парламент чыгарды, шуңа күрә хөкүмәт аны үтәргә тиеш диде. 26 июнь төнендә бу карар гамәлгә кергәннән соң озын чиратлар барлыкка килде, кимендә 5 бензин станциясе яндырылды.
XS
SM
MD
LG