Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Азәрбәйҗандагы радарын камилләштерергә әзер


Русия АКШ белән уртак иминлек чарасының бер өлеше буларак Азәрбәйҗандагы ракета радарын камилләштерергә әзер булуын белдерде. Русия галәм көчләре идарәсе башлыгы урынбасары генерал майор Александр Якушин ул радар станциясен теләсә кайчан камилләштереп була диде. Русия президенты Владимир Путин Вашингтонның Көнчыгыш Европада ракетадан саклану системасы урнаштыру ниятенә алмаш мөмкинлек буларак АКШка Азәрбәйҗандагы радар системасын кулланырга тәкъдим иткән иде. Якшәмбе һәм дүшәмбе көннәрендә АКШ президенты Джорж Буш белән Путин Кеннебункпортта сөйләшүләр үткәрәчәк.
XS
SM
MD
LG