Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә Березовскийга каршы мәхкамә тыңлаулары башланды


Лондонда сыену хокукы алган Русия эшмәкәре Борис Березовскийга каршы Мәскәүдә мәхкамә тыңлаулары ачылды. Ул Русиянең Аэрофлот ширкәтеннән миллионнарча доллар үзләштерүдә гаепләнә. Березовский Русия хакимиятләре бу мәхкамә белән игътибарны Александр Литвиненконы агулап үтерү эшеннән читләштерергә маташа ди. Березовский Лондонда яшәгән үзенең якыны Литвиненконы Мәскәү Кремле агулап үтерткән дип тәкърарлый. Ассошиэйтед Пресс хәбәр итүенчә, Березовский үзенең Русиядәге адвокатларына бу мәхкамә эшендә катнашмаска кушкан.
XS
SM
MD
LG