Accessibility links

Кайнар хәбәр

Алтай төрки халыклар ватанымы?


Алтайның төрки халыкларның уртак Ватаны булуы хакында төрле фикерләр бар. Кайбер галимнәр, төркиләрнең Ватаны Идел буе дип белдерә. Шулай итеп уртак фикергә әле киленмәгән. Бу юнәлештә өйрәнүләр дәвам итә. Ләкин шуны әйтергә кирәк, дүшәмбе көнне "Казан һәм Алтай цивилизациясе" конференциясенә җыелган галимнәрнең күпчелеге Алтайны тарихи Ватаннары дип саныйлар һәм үзләрен безнең белән тугандаш халыкларга кертәләр.

Алтаистик конференция 1957 нче елдан бирле даими уза. Беренче тапкыр Алманиядә оештырылган иде.Ул төрки һәм монгол халыкларын өйрәнү өлкәсендә көнчыгыш буенча белгечләрне берләшетерә. Алар ПИАК дигән бер оешмага тупланганнар.

Аның әгъзалары булып төрки, монгол, тунгус-манчжур, япон, корея халыкларының телләрен һәм мәдәниятләрен өйрәнә торган алтаистиканың актуаль мәсьәләләре өлкәсендә тикшеренүче дөнья галимнәре тора. Аерым алганда ул үз эченә Америка, Кытай, Бельгия, Монголия, Япония, Норвегия һәм тагын күп илләрдәге көнчыгышны өйрәнүчеләрне берләштерә.

"Казан һәм Алтай цивилизациясе" исемле бу конференциянең 50нчесе Татар дәүләт һуманитар-педагогика университетында ачылды. Аны әлеге уку йортының ректоры Җәмил Нигъмәтов ачып җибәрде.

Шулай ук тантаналы ачылышта Татарстан премьер-министры урынбасары-мәдәният министры Зилә Вәлиева Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевнең сәламен җиткерде. Кызганычка каршы бу утырышта Алтаистик конференциянең баш сәркатибе Денис Синор авыру сәбәпле катнаша алмады. Аның сәламен исә Берлин Ирекле университеты галиме Барбара Кельнер-Хейнкель ирештерде. Моннан тыш, Вашингтон университеты галиме Чарльз Карлсон, Франциянең Сорбонна университеты галиме Мари-Сесиль Леблан чыгыш ясап оештыручыларга рәхмәтләрен әйттеләр тантаналы ачылышта. Мари-Сесиль Леблан:

Мари-Сесиль Леблан киләчәк хезмәттәшлек турында сүз йөртте

Мин Сорбонна университеты белән Татар дәүләт һуманитар педагогика университеты хезмәттәшлеге киләчәктә дә дәвам итәр дип уйлыйм. Бигрәк тә студентлар һәм укытучылар алмашу юнәлешендә. Шулай ук бу конференциядә катаншуыма бик шат.

Бу утырышта Америкада яшәүче милләттәшебез Юлай Шамилуглы да катнашты. Ул Медисон университетында укыта. Америкада татар теле һәм мәдәнияты таныта. Юлай Шамилуглы:

Татарларны дөньяга танытыр өчен яхшы конференция. Бу чара дөньякүләм әле бик танылмаган. Күпләр Казанга беренче тапкыр килә. Шулай ук чит илгә чыга алмаган Казан галимнәре дә төрле кешеләр белән аралаша.

Америкада яшәүче милләттәшебезгә конференция кысаларында Татар дәүләт һуманитар педагогика университетының Шәрәфле профессоры дигән исем бирелде. Анардан тыш, бу исемгә тагын берничә галим лаеклы булды.

Конференциядә секцияләрдә алтаистиканың теле, тарихи-мәдәни, текстологик яклары турында сүз башланды дүшәмбе көнне. Аеруча тел мәсьәләсендә фикер алышулар шактый булды. Алтай төркеменә 66 тел керә, анарда барлыгы 400 миллион кеше аралаша дип белдерелде. Төрки, монгол һәм фин телләре арасында бәйлелек бар дип әйтелде утырышта. Ләкин бу билгеле бәхәсле мәсьәлә һәм моның юнәлешендә фикер алышу әле тагын 3 көн дәвам итәчәк.

Ландыш Харрасова

XS
SM
MD
LG