Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ачык микрофон: Яңа транспорт челтәреннән беренче тәэсирләр нинди?


Бу көннәрдә казанлылар өчен иң зур яңалык, транспорт челтәрен үзгәртү булды. Тукталышларда озагырак басып торырга калсаң, яңа челтәр турында күп кенә фикер ишетергә була. Кемдер канәгать, икенчеләргә ошамый. Аның каравы шәһәр хакимиятендә бу яңалыкны бик уңайлы саныйлар. Ләкин шулай да Казан халкы беренче көннәрдә бу челтәрне аңламас диеп, шәһәр башлыгы Ильсур Метшин бүгенге эшлекле киңәшмәдә шәһәрнең район башлыкларына һәм җаваплы җитәкчеләргә көненә ике тапкыр иртән һәм кич белән җәмәгать транспортын күзәтү эшен йөкләде. Яңа маршрут схемасы буенча йөрүче транспортны күзәтү максаты белән бүген иртән шәһәр мэриясе оештырган тикшерү узды инде. Җаваплы затлар сүзләренә караганда, җитди авырлыклар тумаган, шулай да Илсур Метшин тынычланмаска кушты. Бүгеннән Казан Башкарма комитет бинасында әлеге тикшерүләрдән соң көненә ике тапкыр туган авырлыкларны хәл итү максаты белән җыелыш үткәреләчәк.

Моннан тыш халык фикерен белү максатыннан кайнар элемтә эшли. Халык яңа транспорт челтәренә шулкадәр битараф калмаган күрәсең, хәтта бу телефоннарның бүген буш булган вакыты да булмады. Әллә мактаганнар, әллә канәгатьсезлек белдергәннәр, билгесез. Шулай да яңа транспорт челтәре турында казанлылар ни уйлый?

Дөресен генә әйткәндә әлеге система бик үк уңайлы түгел. Чөнки әгәр элек шәһәрнең бер башыннан икенче башына бер автобуска гына утырып барып җитеп булса, хәзер инде 3 төрле автобуска утырырга кирәк. Бу бик уңайсыз, бәлки күпмедер вакыт узган ияләшербез. Менә әйтәләр инде, бу яңа система бары тик яхшы якка гына үзгәртәчәк, ниндидер уңайлыклар, кеше тормышына яхшылык кертәбез дип уйлыйлардыр чиновниклар. Әмма бер автобустан икенчесенә күчеп йөрү бу халыкка шактый уңайсызлыклар тудыра. Шулай ук бик күп финанс чыгымнар сорый.

Казанда яңа транспорт челтәре кертелгәч, үзеңне бөтенләй икенче шәһәрдә кебек хис итәсең. Кая да булса бару өчен зур проблемалар туа. Күчеп йөри бик кыен.

Элек булган автобус маршрутларына ияләшкән идек инде, ә хәзер аларның номерларын да белмибез. Шул уңайсызлык тудыра.

1 июль ул беренчедән ял көненә туры килде, автобуслар ялларда болай да начар йөри. Җитмәсә ул көнне минем машинам ватылды. Нишләргә дә белмәдем, кешеләрдән сорыйм алар да белми. Шуңа күрә күп араны җәяү үтәргә туры килде. Һәм гомүмән миңа калса, бу тарнсорт челтәрен начар эшләнгән. Бәлки әкренләп кенә кертү кирәктер.

Бик тә яхшы, акчаң булса нәрсә белән булса да йөреп була.

Гөлназ Шәйхетдин

XS
SM
MD
LG