Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 13:39

Салават бәйрәме


Республикада Салават бәйрәмнәре узып кына тора. Күптән түгел милли батыр Салават Юлаев көннәре узган иде. Инде җырчы Салават Фәтхетдинов бәйрәм оештырды. Ул беръюлы ике чара - Сабантуй һәм - “Саумысыз, авылдашлар” бәйрәмнәре оештырды. Әлеге бәйрәмнәрне берләштереп чараны халыкта “Салават бәйрәме” дип атау гадәткә кергән. Быел узган чарада Тәтешле районының Аксәет авылында Казаннан һәм Уфадан барган йөзгә якын җырчы һәм кунаклар катнашты. Чараны оештыручылар сүзләренчә, бәйрәмдә 50 000гә якын кеше катнашкан.

Мөнир Вафин, Уфа

XS
SM
MD
LG