Accessibility links

Кайнар хәбәр

Британиядә террорга каршы чараларда 7 кеше тотылды


Британ полициясе, Лондон һәм Глазго шәһәрләрендә теракт әзерләүгә катнашы булган дип шикләнелгән тагын ике кешене кулга алды. Шулай итеп тоткарланганнарның саны җидегә җитте. Полиция мәгълүмәтләренә караганда, алар гомүмән, британ ватандашлары түгел, ләкин берсе табиб булып эшләгән. Премьер-министр Гордон Браун 29-30 июньдә Лондон һәм Глазгода булмый калган терактларны оештыру артында Әль-Каидә кешеләре тора дип белдерде. Британ полициясе, тикшерү чараларына бәйле рәвештә, очкыч һәм поездларның хәрәкәт графиклары бозылырга мөмкин дип кисәтә. Беренче чиратта һава аланнарына, вокзалларга бара торган машиналар тикшерелә.
XS
SM
MD
LG