Accessibility links

Башкорт капиталы милке дәүләткә күчерелә


Башкортсан президентының улы Урал Рәхимов карамагындагы “Башкорт капиталыннан”, дүрт хәйрия вакыфына күчерелгән милекне дәүләткә кайтару мәхкамәләре дәвам итә. Русия салым хезмәте, “Юрүзән”, “Урал, “Агыйдел” һәм “Инзәр” хәйрия вакыфлары салымнан качу өчен оештырылган дип белдерә. Бүген Мәскәү Арбитраж мәхкәмәсе “Урал” вакыфы эшен карый башлады. Узган җомгада мәхкамә “Юрүзән” эшен карап, аның хиссәләрен ягъни акцияләрен дәүләт карармагына күчерергә дигән карар чыгарган иде. “Агыйдел” һәм “Инзәр” вакыфы эшләрен мәхкамәдә карау июль ахырына билгеләнгән.
XS
SM
MD
LG