Accessibility links

Кайнар хәбәр

Университетка укырга керү, акча һәм белем


Казанда чиләкләп яңгыр яуга карамастан югары уку йортларының ишекләрен ачып-ябучы күп булды. Татарстан башкаласындагы 180 мең студент арасына өстәмә егет-кызлар туплау вакыты җитте. Әле менә “Комсомольская правда” газетасы да әйтеп үткәнчә, мәктәпне бетереп вузларга керәсе татарстанлыларга бердәм дәүләт имтиханы кәгазьләре 2 июльгә кадәр Мәскәүдән кайтмаган иде. Русиянең башка төбәкләре ул сертификатларны алганнар инде. Шуңа баласы укырга керәсе әти-әни борчылып алды. Алар кул-кушырып утырмадылар әлбәттә, кызларын-егетләрен ияртеп югары уку йортларына барып булган башка кәгәзләрне тапшырдылар. 3 июль көнне Казанның технология университетыннан әйтүләре буенча, халык телендә ул КХТИ дип йөртелә. Аларга булачак студентлар документларын беренче июльдән тапшыра башлаганнар. КХТИда 10 факультет бар икән, шуларның иктисад факультетына студентлар күбрәк тартыла диде безгә кабул итү комиссиясе әгъзасы. Акча түләп укырга теләүчеләргә бәяләр елына 40-42 мең тирәсе икән. “Комсомолка” газетасы 3нче июль санында бердәм дәүләт имтиханы кәгазьләрен татарстанлыларга бирмәгәннәр дип шау-шу чыгарса да, шул ук көнне башкаланың медицина университетына ашкынучыларның уку йортына БДИ документлары белән килүләре ачыкланды. Медицина университетының кабул итү коммисиясенең җаваплы сәркатибе Илсур Фәтхетдинов документларны кабул итү көннәрен дә әйтеп китте: - 25 июньнән 15 июльгә кадәр кабул итәбез! Иң популяр факультетлары, дәвалау һәм теш табибы факультетлары икән. Түләп укырга теләүчегә бер елга 34 меңнән алып 89 меңгә кадәр акча кирәк. Боларны безгә Медицина университетының кабул итү коммисиясенең җауаплы сәркәтибе Илсур Фәтхетдинов. Казан дәвләт университетына килсәк, монда факультетлар байтак. Соңгы 5 ел да студентлар арасында иң популярлары икътисад, әйләнә-тирә мөһит, психология, ВМК, халыкара мөнәсәбәтләр факультетлары санала. КДУ ның интернет битендәге кабул итү нәтиҗәләренә килгәндә татар филологиясе бүлегенә керүчеләр кимегән. Гомүмән, Ленин укыган универга ашкынучы яшьүсмергә www.ksu.ru сайтына кереп КДУ белән тулырак танышып була. Кирәкле факультет телефоннары, акча түләп уку турында мәгълүматлар, барсыда бар анда. Рөстәм Исхакый
XS
SM
MD
LG