Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 11:14

Хаҗга барырга теләүчеләр арта, ә урыннар чикле


Бу көннәрдә Татарстан Диния Нәзарәте рәисе, мөфти Госман хәзрәт Исхакый Согуд Гәрабстанында булып кайтты. Андагы эшлекле очрашулар барышында төрле мәсьәләләр каралган. Билгеле булганча, күптән түгел Казанда Ислам үсеш банкы җитәкчесе Әхмәд Мөхәммәд Али булып киткән иде һәм ул Казанда Малайзиядәге кебек Хаҗ фондын үстерү турында сүз алып барды. Госман хәзрәтнең сәфәре вакытында бу сөйләшү дәвам иткән. Шуның нәтиҗәсендә киләчәктә Хаҗга баручыларны зур үзгәрешләр көтә.

Русиядән хаҗга барырга теләүче мөселманнарның саны арта, ә урыннар чикле. Согуд Гәрабстанда узган очрашу барышында нәкъ 2007нче елда Хаҗга бару өчен урыннар билгеләү мәсьәләсе күтәрелгән. Анда Русия вәкиллеге белән Татарстан мөселманнары диния Нәзарәте рәисе, мөфти Госман хәзрәт Исхакый да барган иде. Аның сәфәре турында “Идел-Хаҗ” оешмасының логистика һәм төбәк үсеше бүлеге җитәкчесе Хәйдәр Камалетдинов:

Очрашуның нәтиҗәсе буларак, Татарстанда Хаҗ оештыруның үсеше турында сүз алып барылды, шулай ук мөселманнар өчен Казанда Хаҗ үзәген булдыру һәм даими узачак Хаҗ конференциясен оештыру турында сүз алып барылды

Хәйдәр Камалытдинов белдерүенчә, сәфәр вакытында Согуд Гәрабстанының Хаҗ эшләре буенча министры һәм дәүләт вәкилләре белән дә очрашу узган. Андагы сөйләшү турында Хәйдәр Камалетдинов:

Русия ягыннан 48 мең кешегә квота соралды, ләкин Согуд Гәрабстанының Хаҗ министрлыгы барлыгы 20 мең 500 кешелек кенә бирде. Квотаның аз бирелүнең сәбәбе: ел саен Хаҗга баручылар арта, ләкин урын илдә яшәүче мөселманнар санына карап бирелә.

“Идел-Хаҗ” оешмасының хезмәткәре Хәйдәр Камалетдинов әйтүенчә, узган ел Татарстаннан хаҗга 1 мең 100 кеше барса, быел инде хәзердән үк Әлмәт, Чалы, Түбән Кама шәһәрләреннән генә дә шактый барырга теләк белдерүчеләр булган. Күпчелек инде акчаларын да түләп куйганнар. Хәзерге вакытта “Идел-Хаҗ” оешмасы махсус акция оештыра икән. Ягъни 1 августка кадәр акчаларын түләп куючылар 2006 нчы елгы бәя белән барачак. Хәйдәр Камалетдинов:

Бик күп кеше язылды һәм августка кадәр озынайтуны сорады. Хәзерге вакытта очкыч ширкатьләре белән һәм торак урыннары хакында әле сөйләшү булмады. Шуңа бәяләр артырга да мөмкин

Хәйдәр Камалытдинов әйтүенчә, Татарстаннан хаҗга баручылар өчен әле урыннар бирелмәгән. Бу өлкәдә сөйләшүләр дәвам итә икән.

Идел-Хаҗ таләп итте 2 мең 500 кеше. Хәзер Мәскәү Хөкүмәте, ягъни Хаҗ Шурасы белән сөйләшүләр алып барабыз.

Татарстанга ничә урын биреләчәге 10 июль көнне билгеле булачак. Ул көнне Хаҗ Шурасы җыены узачак. Һәм анда барлык Русия күләмендә урыннар билгеләнә. Әйтергә кирәк, бүгенге көндә “Идел-Хаҗ” оешмасы Татарстан районнары белән генә түгел, ә Русия төбәкләре белән дә эшли. Хәйдәр Камалытдинов:

Безнең 25 тән артык төбәкләрдә вәкилләребез бар.

“Идел-Хаҗ” оешмасының хезмәткәре Хәйдәр Камалытдинов белдерүенчә, август ае азагында Казанда Ислам үсеш банкы ярдәмендә Халыкара конференция уздыру күздә тотыла. Анда бөтен дөньядан хаҗ өлкәсендә эшләүче вәкилләр җыелачак. Бу чара киләчәктә даими, ягъни ел саен уза торган булачак.

Гомумән, соңгы елларда Хаҗ юнәлешендә төрле илләр белән хезмәттәшлек итү, ягъни бергәләп эшләү арткан. Шулай ук хәзерге вакытта “Идел-Хаҗ” оешмасы Төркиянең “Тюрк һава юллары” ширкәте җитәкчелеге белән сөйләшүләр алып бара. Уңай нәтиҗәгә киленсә, киләчәктә “Тюрк һава юллары” очкычларында хаҗ сәфәрен кылу мөмкинлеге туар дип фаразлана. Бу исә юл вакытын да кыскарта һәм арзанракка да төшә.

Ландыш Харрасова

XS
SM
MD
LG