Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 17:28

Ерак Көнчыгышта хәрби хезмәттәге ике солдат үтерелгән


Үтерешләр 13 һәм 28 июндә булса да, бу хакта бүген генә мәгълүм булды. Әле генә, май ахырында Тын Океан флотына хәрби хезмәткә алынган егерме яшьлек Евгений Каргашин командиры Игор Гаврилов тарафыннан үтерелгән. Хабаровский өлкәсендәге хәрби бүлекләрнең берсендә Михаил Истрашкин исемле солдатны бергә хезмәт итүчесе үтергән. Үтерүчеләр икесе дә хәрби хезмәткә ел ярым элек алынып, тиздән өйләренә кайтырга тиеш булганнар.

XS
SM
MD
LG