Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әрмәнстанда матбугат иреген чикләүче канун кире кагылды


Әрмәнстан парламенты, чит ил мәгълүмәт чараларының тапшыруларын чикле торган канун проектын икенче укылышта кабул итмәде. Ул документ нигезендә дәүләт радио һәм телекомпанияләр ешлыгында чыга торган чит ил мәгълүмәт чаралары тапшыруларына чикләү кертү, ә инде кабатлап тапшырулар булган очракта зур салым салу каралган булган. Бу канун көченә кергән очракта, өлешчә алганда “Азатлык радиосының” әрмән телендәге тапшырулары Әрмәнстанда тыелуга китерәчәк булган. Канунны проектын тикшергәндә аны кабул итәр өчен бары тик бер тавыш җитми калган.
XS
SM
MD
LG