Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә бер студент экстремизмда гаепләнеп кулга алынды


Мәскәүдә Русия дәүләт социаль университеты студенты Максим Марценкевич экстремизмда гаепләнеп кулга алынган. Бу елның февраль аенда аның “ Билингва” клубындагы бәхәсләр вакытында төрле нацист шигарләре кычкыруы һәм насистлар символикасын күрсәтүе тикшерүчеләр тарафыннан расланган. Прокуратура мәгълүмәтләренә караганда, Марцинкевич такырбашлар арасында “Тесак” дигән кушамат белән билгеле кеше. Һәм ул “Формат 18” дип аталган гайре милләтчел төркемнең җитәкчесе дә. 22 июньдә, Мәскәүдә Манеж мәйданында Кавказлылар белән нацилар арасында килеп чыккан бәрелешләрне дә Марцинкивеч оештырган дип фарарзлыйлар. Студентны Рублев шоссесындагы фатирында сишәмбе төнлә белән тоткарлаганнар. Бу хакта мәхкәмә аны сак астына алырга рөхсәт биргәннән соң гына мәгълүм булды.
XS
SM
MD
LG