Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 13:37

Татар теленең кулланышын киңәйтү өчен программа булу гына җитәме?


Казан шәһәр Думасының XVIII сессиясенә килгән депутатларны чәршәмбе көнне урам җыены белән каршы алдылар. Бары дистәгә якын кеше, аерым алганда мәктәп укучылары “Без җинаятькә” каршы дигән шигарьләр тоткан плакатлар белән басып тора иделәр. Аларның барысы да урысча язылган – һәрвакыттагыча. Сессиядә дә татар теленең кулланылыш кими диелде.

Авыл халкының күпчелеге калага күчә, аеруча яшьләр. Татар телен авылларда саклап киләләр иде, хәзер бу да бетә дип белдерде бер ише депутатлар чәршәмбе көнне Казан шәһәр Думасының XVIII сессиясендә. Әлеге утырышта Казан шәһәрендә яшәүче халыкларның телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү Программасы каралды. Бу мәсьәлә бәхәсле булыр дип көтелсә дә, ул шау-шу тудырмады һәрвакыттагыча тыныч кына узып китте.

Казан шәһәре Думасы сессиясендә гомер булмаганны беренче тапкыр татарча чыгышлар ясалды. Беренчесе булып Казанда яшәүче халыкларның телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү Программасының үтәлеше турында хисап тотылды. Казан Башкарма комитетының телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Ирек Арсланов:

Ана телендә тәрбия бирү 78 процент тәшкил итә. Казанда 185 мәктәп эшли, шуның 45ендә генә ана телендә укытыла. Бу процент арта бара. Бердәм дәүләт имтиханы татарча кабул ителмәү, югары уку йортларына керә алмау татар теле үсешен тоткарлый.

Ирек Арсланов татар теленә ихтыҗ тудырырга кирәк дип белдерде. Хәтта Казандагы 106 мең студентның 3 меңе генә татар телендә белем ала икән.

Сессиядә катнашкан Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Римма Ратникова проблеманы үзенчә күрә. Римма Ратникова:

Чаралар аз булудан да түгел, игътибар җитмәүдән дә түгел, ә үзебезнең күңелебездә булмаудан барысы да

Римма Ратникова татар телен Халыкара дәрәҗәгә җиткердек дисә, Казан шәһәре Думасы депутаты Марат Бикмуллин татар телен авыллар гына саклап килде дип белдерде. Марат Бикмуллин:

Хәзер халык авыллардан шәһәрләргә күченә, шуңа бөтенләй татар мәдәнияте югалырга мөмкин.

Марат Бикмуллин шулай ук татар телен, мәдәниятен үстерү өчен төрле программалар, Грантлар булдырырга кирәк дип ассызыклады. Ә шәһәр депутаты Фәрит Мифтахов:

Дәүләт телләрендә эшләүчеләрнең хезмәт хакларына өстәмә 15 процент түләнмәде, күп татар мәктәпләрендә спорт заллары, ашханәләр юк, шуңа балалар саны 25кә дә җитми. Татар мәктәпләренең дәрәҗәсен күтәрү өчен аның статусын үзгәртергә кирәк, аерым алганда татар-төрек, татар-инглиз итеп ясарга.

Казан шәһәре Башкарма комитеты Фәрит Мифтахов әлеге мәсьәләләрне инде узган утырышларда да күтәргән иде, әмма аларның берсе дә хәл ителмәде. Ул үзе дә бу хакта ачынып әйтте һәм Хөкүмәт вәкилләрен тел мәсьәләренә игътибарлырак булырга чакырды.

Ландыш Харрасова



XS
SM
MD
LG