Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нагойчыларга һөҗүм


Уфага нигез салучы Михаил Нагойга бер эшкуар һәйкәл салдырган иде. Ул “Ышаныч” исемле торак-хуҗалык кооперативы җитәкчесе Николай Швецов. Швецов һәйкәлне шәхси җиренә салдырган. 7нче июль ул рәсми ачылырга тиеш иде. Ләкин милиция соңгы көннәрдә һәйкәл белән кызыксына башлаган. Милиция хезмәткәрләре Николай Швецовны канун бозуда гаепләп протокол төзеп киткән.

Швецов иганәсендә чыккан Уфа тарихы һәм Салават Юлаев турындагы китапларның рецензенты этносәяәсәтче Илдар Габдрафыйков үзенә басым булуын хәбәр итте. Ул эшләгән Фәннәр академиясендә кыскартулар булачагын һәм үзенең дә шуңа эләчәге турында кисәтүләрен хәбәр итте. Габдрафыйков шулай ук бик зур дәрәҗәле кешеләрнең Казанга китәргә кушуларын да ирештерде.

Мөнир Вафин, Уфа

XS
SM
MD
LG