Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 21:08

Русия Калининградта ракеталар урнаштырудан тыелырга әзер


Әгәр дә Кушма Штатлар, Европадагы ракеталардан саклану корылмалары ниятенә карата Владимир Путинның тәкъдимен кабул итсә, Русия Калининградта ракета корылмаларын урнаштырудан ваз кичәчәк. Бу хакта Үзбәкстанда сәфәрдә булган Русиянең беренче вице-премьеры Сергей Иванов белдерде. Күптән түгел генә АКШ президенты белән очрашкан вакытта Русия президенты, ракеталар мәсьәләсендә фикер алышулар өчен Мәскәүдә һәм Брюссельдә үзәкләр булдыруны, һәм Русиянең көньягында төзелә башлаган ракеталар җибәрүне алдан кисәтә торган станцияләрне бергәләп куллануны тәкъдим иткән иде.

XS
SM
MD
LG