Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 09:02

Йөртүчеләр Казанда яңа транспорт челтәрен аңлап бетерми


Төш вакытында юллар да, шәһәр дә иркен сулап җибәргән кебек була. Әлегәчә дәвам иткән иртәнге галәмәт, Сабантуендагы кебек, көндез тукталышларда халык та өелеп тормый. Шәһәр урамнарыннан йөрүче инде башкалада яшәүчеләр үз иткән Газель, ПАЗик һәм яңа кертелә башлаган зур НЕФАЗ автобуслары да “берсен- берсе этә- төртә”, трамвай юлларына чыга- чыга чапмый. Автобус эчләрендәге халык та көндезләрен калай савыттагы килки балыгы кебек түгел. Менә минем каршыма “10- а” автобусы килә. Ул Горький шоссесыннан китеп, түгәрәк ясап, тагын шунда ук әйләнеп кайта. Аның йөртүчесе, мин үзем бу яңа челтәрдә бернинди дә алга китеш күрмим. Яңа машиналар көтәбез, бер- ике айдан булыр дип вәгъдә итәләр, ди. Ул йөри торган ПАЗикка 7 ел. Тузган инде. “Без түзәбез инде, ә менә халык бу яңалыкта әлегә бер нәрсә дә аңламый”, ди. Бу “10-а” маршрутына тагын бер ике урамны өстәгәннәр. Бару юлы озынайган гына. 13- 14 сәгать эшләү элек тә авыр иде, хәзер дә авыр инде. Эт булып арабыз, ди ул. Аларның көнлек планы 4700 сум акча алып кайтып тапшырырга тиешләр. Аны тутырбыз, ди. Бу автобуска көненә 500 гә якын кеше утыра, дигән суз. Без Марат белән Гоголь тукталышыннан нәкъ үзәккә, Тукай тукталышына кадәр бардык. Халык телендә бу тукталыш әле дә “Кольцо” дип йөртелә. Монда кайбер маршрутларны башы. Шуңа күрә кайберләре туктап, китү вакытын көтеп тора.

“Татарча бераз беләм, бик күп белмим”,- дип сөйләшергә ризалашты 82- а” саны белән йөрүче Газельнең шоферы Айрат. Бу маршрутта әлеге сан астында 4 машина гына юлга чыга. Халык безне белми әле. Күп кеше ПАЗ-икка өйрәнеп калган иде, бит ди ул. Моннан 5 еллар элек бу юлда бары тик Газельләр генә йөргән булган. Аннан соң кешеләрне күберәк ташу өчен ПАЗиклар юлга чыккан. Бүген тагын кем әйтмешли былтыргы “а” га әйләнеп кайтканнар. Шоферларга бу хәлне халыкның басып йөрисе килми, утырып йөрисе килә, дип аңлатканнар. “Безнең бер барып кайтуыбызның озынлыгы 26 чакырым. 10 лап тукталыш безнең. Әмма иң коточкычы юллар бик начар. Кичә генә беренче тапкыр бу юлга чыктым, диск ватылды. Ә аның бәясе бер мең 100 сум тора. Әле хуҗаның диск алыштырганга ни дип тә әйтәсен дә белмим”. Бу яңа челтәрне кертәбез, транспорт проблемасын чишәбез, дип тотындылар. Башта юлларны карасыннар иде, ди йөртүче. Алар 2 көн эшлиләр, 2 көн ял итәләр. Эш вакыты көненә 15 сәгатькә сузыла. Хезмәт хакына килгәндә исә. “Бөтенсе планнан тора. Хуҗабыз көнлек нинди план куя, без шуны алып кайтып тапшырырга тиеш. Машинага бензин, май салу да, үзебезнең хезмәт хаклары да калганыннан инде. Аена 10-15 мең тирәсе чыга”,- диде йөртүче. Акча күберәк керсен дип бастырып алу турында уйлаганым да юк. Бу сикәлтәле юлда машинаң ватылса, “бетте баш” “ат бәясе” кирәк булачак. Шуңа бастырып алмыйм, ди ул. Казанга кертелә башлаган транспортның яңа челтәренә килгәндә ул, үзем дә аңлап бетермим ни булып бетәр бу, ди.

Бастырып алучыларга килгәндә, Казан үзәгеннән Казансу аръягындагы микрорайонга йөрүчеләр бастырып алырга ярата. Исемен дә әйтмәгән, хәтта әңгәмәне магнитофон тасмасына язарга каршы булган бер йөртүче, Газельләрдә бастырып алмыйча булмый. Ату акча әз чыга. Безне гел юл иминлеге хезмәткәрләре саклап тора. Аларга эләксәк “такса” бөтен кешегә дә бер- 50 сум, диде. Квтинация язып- нитеп тормыйлар икән.

Тагын бер йөртүчене түбәндәге фикерне белдерде. Ул нигә бу яңалыкны Казанлылар үзләре әзерләмәде, ә Питербурдан чакырып эшләттеләр дип ризасызлык белдерә. “12 ме, 13 ме миллион сум түләделәр бит бу схеманы әзерләүчеләргә. Үзебез монда яшибез, бөтенесен беләбез, ә үзебез моны эшли алмыйбыз. Нинди бернәрсә дә эшли алмаган департамент һәм хакимият соң бездә. Алар ярты ел бу маршрутларны үзләре өйрәнсен иде”. Исемен әйтергә теләмәгән шофер фикеренчә, бу транспортка яңалык кертү чираттагы акча юууга ошап калган. Ә кайберәүләр Казан шәһәрендәге бу яңа челтәргә күчүне төшемле бизнесне яңа хуҗаларга тапшыру дип тә бәяли. Әлегә Казанда бу хәл мәкалдәге сумалага кергән саескан кебегерәк булып чыга. Башын алса коерыгы ябыша, коерыгын күтәрсә томшыгы дигәндәй…

Наил Алан

XS
SM
MD
LG