Accessibility links

Кайнар хәбәр

Республика сәясәтчеләре Татарстан һәм Русия арасындагы шартнамәнең алдагы язмышын фаразлый


Русия Дәүләт думасы Татарстан белән Федераль үзәк арасындагы шартнамәне бер мәртәбә кабул иткән иде инде. Шуңа күрә дә чәршәмбе узган утырышта Дума тарафыннан шартнамәне раслау җәмәгатчелектә әлләни шаккату хисен уятмады. Шартнамә беренче тапкыр кабул ителгәндәге кебек, гәҗиттә “Шәймиев хәзер ат өстендә” дигән кычкырып торучы язмалар да күренми. Чөнки шартнамәнең алдагы язмышы әлегә билгесез, Федерация шурасы бу юлы ни дияр.

Дәүләт Думасы утырышында да, шартнамәне яклап чыгучыларның саны 20 тавышка кимегән. Русия дәүләт думасы депутаты, Русия татарларының федераль милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе Илдар Гыйлметдинов, шартнамәгә уңай һәм тискәре мөнәсәбәт белдерүчеләрне менә ничек бәяләде.

Тулысынча “Бердәм Русия” фиркасе тавыш бирде, “Бердәм Русиягә” кергән Башкортстан депутатлары каршы тавыш бирделәр, кайберләре бөтенләй тавыш бирмәделәр, ә ЛДПР, коммунистлар, “Гадел Русия”ялеләр каршы тавыш бирделәр.

Чәршәмбе Дәүләт Думасы тарафыннан шартнамә кабул ителү белән республика матбугатында һәрвакыттагыча шартнамәнең алдагы язмышы турында фаразлауга көрештеләр.

Звезда Поволжья гәҗитенә күз салыйк. Анда Рәшит Әхмәтов болай дип яза. “”Гадел Русия” шартнамәгә каршы чыгып, Татарстанда сайлауларда ничек 15 % җыярга уйлый икән. Инде бүген, Шәймиев, “Бердәм Русиягә” 73% җыячак дип фаразлар ясый. Мондый очракта, Миронов фиркасе күп дигәндә 7 % кына җыячак. Ул очракта Татарстанда Думага әлеге фиркадән кем керер икән, Алтынбаев, Лихачев, Сабировмы?”

Шартнамәнең алдагы язмышы турында Татарстан сәясәтчеләре ни уйлый. Сорауга Рафыйк Мөхәммәтшин җавап бирә.

Шартнамш темасын Татарстанга мөнәсәбәткә генә кайтарып калырга ярамый инде. Биредә минем күзаллавымча, сүз зур түрәләрнең Русияне дәүләт буларак ничек күзаллауларында. Миронов фикеренчә, ул бүгендә шулай ди, янәсе Татарстан белән килешү төзү, ул федератив дәүләт нигеләренә балта чабу дип аңлатырга тырыша. Ләкин килешү киресенчә Русиянең федерация буларак аның мөмкинлекләрен күрсәтә. Килешү төзүдән нәрсәгә куркырга. Икенче тапкыр узды. Минем уйлыйм Федерация шурасы да бу шартнамәне кабул итәр дип.

Рәшит Әхмәтов фикеренчә, әгәр Федерация шурасы шартнамәне кабул итсә, моның өчен түләргә кирәк, чөнки бушлай сыр капкында гына була. Миронов артында Сечин тора. Ә Сечин ул “Роснефть” дигән сүз. “Роснефткә” “Татнефт кирәк”. Бәлки Федерация шурасы шартнамәне раслау өчен республикадан “Татнефтне” сорарлар” дип яза Рәшит Әхмәтов “Звезда Поволжья” гәҗитендә.

Аның каравы нефть Татарстан өчен бик моһим тармак һәм аны шартнамәгә алмаштыру ялгыш йөреш булыр иде ди белгечләр. Һавадагы торнага караганда кулындагы чыпчыкны кулыннан очкындырма ди бит халык мәкале. Кәгаздәге шартнамәгә караганда, үз җиреңдәге нефть яхшырак алар фикеренчә.

Алай дисәң, ни өчен “Татат инефть” 12 миллиард акчасын югалтып булса да “Ак барс банк” акцияләрен сатты. Рәшит Әхмәтов моны, Татарстан ширкәтенең хуҗалары алмашынуга фаразлый. Аның фикеренчә, мондый эре ширкәтләр, Русия башлыгына Ельцин килгәч кенә үз регионнарына табыш алып килә башлады, моңа кадәр алар барсы да Федераль булган. Хәзер исә, Русия җитәкчелеге бу ширкәтләрне янә Руисянеке итмәкче булалар” ди.

Рәшит Әхмәтовның, шартнамә өчен, “Татнефтьне” алачаклар дигән фикерен, Рафык Мөхәммәтшин болай бәяли.

Беренче шартнамә ул Татарстан өчен икътисадый мөмкинлекләр ача иде, ул республика өчен салым мәсьәләләрен җиңеләйтә иде. Бүгенге көндә бит, шартнамәгә кул кую бу сәяси мәсьәлә, бәлки бу Русиянең үзенә кирәктер. Татарстанда инде, шартнамәгә кул куеп, аның өчен без “Татнефть”ме, әллә нәрсәләрне бирә-бирә, кул куйдыруны мәсьәләне бер яклы гына чишелә дип саным. Шартнамә төзеп без бит Татарстан өчен ниндидер зур диведентлар кертмибез.

Татарстан сәясәт белгечләре уйлавынча, Федерация шурасында шартнамә мәсьәләсе 16 июльгә хәтлек хәл ителәчәк.

Гадел Галәметдин.

XS
SM
MD
LG