Accessibility links

Кайнар хәбәр

2014 елда Кышкы Олимпиа Уеннары Сочида узачак


Гватемалада узган Халыкара Олимпиа Комитеты сессиясендә кабул ителгән карар нигезендә 2014 елда Кышкы Олимпиа Уеннары Сочи шәһәрендә узачак. Бу хакта Халыкара Олимпиа Комитеты рәисе Җак Рогг игълан итте. Сайлауларның беренче өлешендә Австриянең Зальцбург шәһәре төшеп кала, икенче тур сайлаударда 4 тавышка өстенлек белән Сочи җиңеп чыга. Сочида, шәһәр үзәгендә Гватемалада барган Олипиа Комитеты утырышын турыдан туры тапшыруда 20 мең кеше караган.
XS
SM
MD
LG