Accessibility links

Кайнар хәбәр

Британ полициясе террорчыларныкы дип шикләнелгән хат тапты


Британ полициясе, булмый калган терактларны тикшерү вакытында, Глазго һава аланында шартлау оештырырга тырышкан ике кешенең үлем алдыннан язылган дип фараз ителгән хатын табып алган. Хәбәрләргә караганда, табылган хатта, ул кешеләр, шартлаткыч төялгән машинада үзләрен дә шартлатмакчы булганлыгы турында язган. Полиция, 20 июньдә Лондон үзәгендә миналанган мерседесны шартлатырга тырышучылар да шушы ук кешеләр дип фаразлый. Лондон һәм Глазгода теракт әзерләүдә шикләнелгән 8 кеше кулга алынган. Башлыча алар барысы да табиблар, Һиндстан һәм Якын Көнчыгыш илләре ватандашлары. Британия хәкимиятләре террор янауын иң югары дәрәҗәдә дигән билгеләмәдән, югары дәрәҗәдә дигән билгегә кадәр түбәнәйтте.
XS
SM
MD
LG