Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа Шурасы югары рәсмие Грузиягә килде


Европаның Шурасының Парламент Мәҗлесе рәисе Рене ван дер Линден Кавказ арты илләренә сәфәрен дәвам итеп Грузиягә килде. Аның максатларының берсе – грузин-осетин низагын җайга салу. Чәршәмбе көнне Ереванда чыгыш ясап ул Әрмәнстанда 12 майда узган парламент сайлауларын оештыруны уңай бәяләде. Шул ук вакытта ул, илнең җитәкчеләренә төрле канун бозылуларга игътибарларын юнәлтергә тәкъдим итте. Алга таба андый хәлләр кабатланмасын иде, дип белдерде Рене ван дер Линден.
XS
SM
MD
LG