Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстанда шартлаудан 5 полиция хезмәткәре үлде


Әфганстанда 5 полиция хезмәткәре теракт корбаны булган, 11 кеше яраланган. Спин Болдак шәһәре янындагы тишереп үткәрү пунктында полиция киемендәге интихарчы бомба шартлаткан. Бу теракт өчен җаваплылыкны талиблар үз өстенә алган. Әфганстанның көнчышыгында юлда мина шартлаудан НАТО хәрбие һаләк булган, ике солдат яраланган.
XS
SM
MD
LG