Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пакстанның «Ләл мәчет» имамы үз тарафдарларын хәкимиятләргә бирелергә чакыра


Пакыстан башкаласы Исламабадта гысьянчы «Ләл мәчет» имамы үзенең тарафдарларын хәкимиятләргә бирелергә чакырды. Мәулән Абдулла Азиз сүзләренә караганда «Кызыл мәчет» комплексында төрле дини уку йортларыннан җыелган радикал карашлы меңгә якын шәкерт кала бирә. Алар арасында алты йөзе хатын кыз. Шулардан 12 кеше автоматлар белән коралланган. Имам Азиз чәршәмбе көнне, хатын кыз киеме киенеп мәчеттән чыгарга маташканда кулга алынган. Исламабадта 3 көн буе барган кораллы бәрелешләрдә 16 кеше һаләк булган, 150 кеше яраланган. Гаяр исламчылар, илдә шәригатъ кануннарын урнаштыру өчен көрәшүләрен белдергәннәр.
XS
SM
MD
LG