Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 20:51

Карзай Төрекмәнстанда газүткәгеч турында сөйләшә


Әфганстан прездиденты Хәмид Карзай рәсми сәфәр белән Төрекмәнстанга килде. Әфганстанның тышкы эшләр министрлыгы хәбәрләренә караганда, Карзайның Төрекмәнстан президенты Гурбангулы Бердемөхәмәтов белән сөйләшүләре энергия һәм Әфганстанга газ үткәргеч төзелеше турында булачак. Төркмәнстаннан транзит белән газ үткәрү проектының бәясе 2 миллиард доллар торачак. Газ Төрекмәнстаннан Әфганстанга Пакыстан һәм Һиндстан аша киләчәк. Кабул, бу газүткәргечне төзү 12 мең кешене эшле итәчәк һәм хөкүмәт казнасына ел саен 300 мең доллар керем бирәчәк дип саный.

XS
SM
MD
LG