Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 11:21

Русия Луговойны Британиягә бирми


Андрей Луговойны Британиягә бирүдән Русия рәсми баш тартты. Русия баш прокуратурасы моны конституция нигезендә Русия ватандашларын башка дәүләтләргә тапшыру тыелган булуы белән аңлата. Британия прокуратурасы эшкуар Андрей Луговойны ФСБның элекке офицеры Александр Литвененконың үлемендә гаепле дип санап, үзләренә тапшыруны таләп итә. Александр Литвененко узган елның ноябрендә Лондонда нурланышлы полоний белән агуланудан вафат булган иде.

XS
SM
MD
LG