Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иске Казанга “Таңбатыр”лар килде


6 июльдә Татарстанның Биектау районыннда, Иске Казан җирендә “Таң батыр” лагеры ачылды. Халыкара төрки, фин-угыр яшьләренең бу җыены 6 ел рәттән оештырыла. Аларны тәңречеләр дип тә атыйлар. Монда төрле милләт яшьләре Иске Казанда корбан чала, сөнге, ук ату ярышлары уза. “Таң батыр” татарча исем булгач, бу күбрәк татарлар гына җыелган лагердыр инде дип уйлаучыларларга үзе дә бу җыенда катнашучы Лениногорс районыннан 17 яшьлек Илдар Шихапов төзәтмә кертергә ашыкты: - “Таң батыр” ул татар лагеры гына түгел. Идел буе халыклары һәм төрки халыклары лагеры. Күбрәк Маридан киләләр Чуашстаннан. “Таң батыр” ның әйдаманы Рамай Юлдашев әйтеп үткәнчә монда делегатлар берничә төбәктән киләләр, күбесе яшьләр икән. Алдагы көннәрдә һава торышы начар булу сәбәпле лагерның ачылышы 4се булмый, ә 6 июльдә күчерелә. Ачылыш көнне без Рамай Юлдашев белән элемтәгә кердек: - Бу инде 10 июньгә хәтле була. Безгә килделәр делегация, Татарстаннан Чаллы, Казан, Лениногорск, МариЭль, Чувашия, Башкортстан. Күбесе яшьләр шулай ук инде олы яшьтәгеләр дә бар. Бу лагерны оештыручылар сүзләренә караганда. “Таңбатыр” гади генә табигать кочагында ял итү җыены түгел икән. Анда катнашкан яшьләр-өлкәннәр бер атна эчендә “бер башка үсеп китә”имеш. Иске Казанның таулары, чишмә, Казансу елгасының экзотик табигате сәламәтлеккә уңай тәэсир итә диләр анда булучылар. Лагерьда төрле чаралар, йолалар уздыру каралган. - Төрки һәм фин-угыр халыкларына тынычлык, яхшы көннәр, югару рух теләп Бөек Тәңрегә корбан чалу булачак. Дини өлеше беткәч Сабантуй үткәрелә, ук, сөнге ату ярышлары оештырыла. Төрле милләтләрнең берләштерелгән җыр-биюле уеннары да читтә калмаячак. - ди Рамай Юлдашев “Таңбатыр”га килүчеләргә путевка бәясе 700 сум. Тору ясалма палаткаларда була икән. Сыра кебек спиртлы эчемлекләр куллану тыела дип ышандырды лагерның әйдаманнары. “Таң батыр” лыларны тәңречеләр дип әйтеп киткән идек инде. Алар үзләренчә ял итүче, шул ук вакытта йолаларын, милләтләрен онытмаучы бер төркем кешеләр. Монда чикләү юк, теләгәннәр кушыла ала икән. “Таңбатыр”да тусланучы 17 яшьлек Илдар без, “Сезне бу лагерда нәрсә берләштерә соң ?” - дип сораган идек. - Үзебезнең милләтебезнең тарихы, киләчәге белән белән кызыксыну берләшетрә безне!- дип югары рухта җавап бирде. Рөстәм Исхакый
XS
SM
MD
LG