Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 09:02

Казанда 7 июльдә гаилә корырга теләүчеләр нык арткан


Казан шәһәренең Кол Шәриф мәчете бүгенге көндә никахлашучылар өчен иң популяр урын булып санала. Монда, гомүмән алганда, бер атна эчендә 10- лап никах укылса, 7 июль көнне генә 13 никах теркәләчәк. Дәүләтнең кануный теркәү сарайларында да җидесендә бер генә буш урын да юк.

“Үзебез туры китердек. Саннарның урнашуы ошады. 7 саны ислам дине тотучылар өчен яхшы сан дип санала. Өч җиде рәттән килгәч, урысча әйтмешли, счастливое число. Комбинация яхшы, уңышлы. Шуңа күрә, уйлаштык та өйләнергә булдык”, –ди Казандагы бер радионың диджее Данияр Хәбриев. Данияр Гөлчәчәк белән Казан шәһәре Мәскәү районы никахлашу сараенда теркәләчәк. Бер тәрәзә чак таптылар безгә, диде ул. Ә туй мәҗлесе дә 7 июльдә Биектау районының Коркачык авылындагы мәктәптә узачак. Туганнары, дуслары шунда җыела. 7- лек исламда да бар дип, ул көнне сайлагач, мәҗлесегез дә хәмерсез буладыр инде, дигән сорауга ул: “Хәмерле инде. Анда төрле кеше бар. Хәмерсез үткәрсәң аңламаслар”,- диде.

Петербурның 5 нче телеканалы “Татарстанның иң популяр яшь җырчысы” дип атаган Булат Җиһаншин да 7 июльдә никах укытачак һәм рәсми теркәләчәк. “Җәйнең урталарында кайсы көн бушырак була дип календарьне алдык та ял көнен карадык. Махсус аен туры китереп түгел. Аннан соң карасак, ае да, елы да туры килде. Мин әйтәм, бигрәк кызык булды. ЗАГС- ка кергән идек, анда безгә теркәлү вакытыгыз кичке җидедә, дип әйттеләр. Мин йолдызнамәгә дә, саннарга да ышанмыйм. Ничектер болай ышандырта инде”,- ди 18 яшьлек Алияне сайлаган сентябрьдә 30- ын тутыручы Булат Җиһаншин. Мин бит ни гаҗәп, тагын җиделек инде, 1977 елда туган, ди ул. Никахларын алар 7 июль көнне Кол Шәриф мәчетендә укытачаклар. Ә рәсми теркәлу Яңа Савин районы ЗАГС- ында булачак.

Казан шәһәре үзәк никахлашу идарәсе башлыгы урынбасары Фәридә Гыйлемханова да, 6 ел бу тармакта эшләп мондый хәлне күргәнем юк иде әле, ди. Аларда 55 гаилә теркәлчәк. “Кешеләр үзләре бу датаны сайлап ала. Күбесенә 7 июль, 7 ай, 2007 ел ошый булса кирәк. Әлек ничек эшли идек, шулай булачак. Бөтенсен каршы алабыз, озатабыз. Күпме тиеш шулкадәр үк залда булачаклар”,- ди Фәридә Гыйлемханова.

Казан һәм Үзәк төбәге казые Рөстәм хәзрәт Зиннуров 7- лек саны ислам динендә эзсез булмаса да, никахларны махсус бу көнгә туры китерү турында беркайда да язылмаган, ди. “Корьән аятләрендә, пәйгамбәребез хәдисләрендә 7, 77 дигән саннар үтә. Алар икенче мәгънәдә. Мәсьәлән 7 тапкыр Кәгъбәтулла тирәсендә әйләнү. Көненә 70 тапкыр әстәгъфирулла дигән сүзләрне әйтү. 7 рикәгать, 77 тапкыр, яисә 70 тапкыр тәсбих әйтү. Ләкин болар барсы да изгелек белән бәйле. Ләкин көннәр, айлар, еллар санына бәйләнгән әйбер түгел ул. Кайсы гына көн булмасын, елда 365 көн бар, 12 ай, һәр айның 4 атнасы, һәр атнаның 7 көне бар. Һәр көннең 24 сәгате бар. Алар барсы да Аллаһы тәгалә тарафыннан яратылган. Шимбә якшәмбедән яхшырак, яисә шимбә эш башларга ярамый, дип әйтүләр дөрес түгел. Хәзерге вакытта халкыбызга дини тәрбия җитми. Бушлыктан барлыкка килгән бу адашу. Бу саннарга бәйле әйбер сихер белән шөгыльләнүчеләрдә, мәҗүсилек диннәрендә, потларга табынуда. Безнең динебездә Аллаһы тәгаләнең яраткан көне бар. Ул- җомга көн”,- дип аңлатма бирде Рөстәм хәзрәт Зиннуров. Шулай да әле күпләр фатир санына да, йорт номерасына да игътибар итә. Аның ниндидер эчке мәгънәсе бар, дип исәпли. Машинадагы саннарга килгәндә исә, кайберәүләр әле хәзер дә 777 номерны “иң крутой” дип исәпли. Без андый санлы машинага- Жигулиның 10- нчы моделенә утырып ике ел йөрүчене эзләп таптык. Ул Наил Бохараев. Бу саннарны мин үзем сайлап та алмадым, исем дә китми, машинаның элекке хуҗасыннан калган ул, диде.

“Саннарда камиллек юк бит. Ул кешедә булырга тиеш камиллек. Ышанмыйм саннарга. Ул инструмент кына. Мин программист, мин мистикага ышанмыйм бит. Числоларда мистика ул наданлыкның бер төре инде”,- диде Казан дәүләт университетының кибернетика теориясе кафедрасы доценты Наил Бохараев.

Наил Алан

XS
SM
MD
LG