Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Безнең гәҗит”не укучылар арткан


Татарстан басмаларына язылучылар менә икенче яртыеллыкка газеталар алдыра башладылар - 1 июльдән. Күпләрнең тиражлары кимегән булса, татарларны борчыган мәсьәләләрне яктыртучы "Безнең гәҗит" исемле басманыкы 2 меңгә арткан һәм 17 мең булган. Аны Татарстаннан тыш, Әстерхан, Иркутски, Калининград, Кемерово, Киров, Красноярски, Түбән Новгород, Оренбур, Пермь, Самар, Свердловски, Томски, Тула, Төмән, Ульяновск, Чиләбе өлкәләрендә, Приморье, Ставрополь крайларында, Башкортстан, Бурятия, Мари Иле, Удмуртия, Чуашия республикалары һәм Ханты-Манси, Ямал-Ненецки автономияле округларында, Мәскәү, Владивосток шәһәрләре һәм авылларында алалар икән. Әйтергә кирәк, "Безнең гәҗит"нең төсле булып, калынаеп чыга башлаганга нәкъ 1 ел булды. Хәзер 16 битле басмада төрле проблемалар күтәргән язмалар белән танышырга мөмкин. 2003нче елдан бирле чыгучы "Безнең гәҗит" күбрәк гыйбрәтле вакыйгалар, язмышлар турында мәкаләләр бирүе белән укучыларны җәлеп итә. Хатлар, язмаларның да авторлары – гади кешеләр, газета укучылары. Алар сөенеп тә, сүгеп тә яза бу басмага, чөнки алар аны үз итә. Мондагы мәкаләләрдә гади халык тормышы чагылыш таба.

Бу яртыеллыкта чыккан беренче санда да бер карашка шактый бер катлы, әмма шул ук вакытта һәркемгә кагылырга мөмкин, йөрәкне әрнетә торган язмалар басылган. Соңгы вакытта халыкны борчыган армия мәсьәләсе дә, хастаханәләрдәге башбаштаклык та, гади татар гаиләсе язмышы да, үзенчәлекле кешеләр турында языла бу мәкаләләрдә. Шул ук вакытта Татарстан белән Русия арасындагы Шартнамә, халыкны шактый бимазалаган бюрократия, Рәфис Кашаповның дәүләттән штраф түләтүе, юл хәрәкәте хакындагы да укырга мөмкин.

"Безнең гәҗит" килгән хатларга шактый игътибарлы. Аларның күбесе йөрнәк әрнүеннән язылган. "Сугышта калган әтиләребезнең бәясе 8-12 сум иде" дигән язмада исемен язарга теләмәгән автор

"Без әтиле балаларга кызыгып үстек. Алар ипи ашаганда да черек бәрәңге, кычыткан ашый идек. Әни безне шундый чорда да ил-көндә хур булмаслык итеп үстерде. Сугыш кырында ятып калган әтиләребезнең бәясе 8-12 сум иде, әниләргә шундый пособие түләделәр" дип яза. Икенче берәү гомер буе сугыштан әтисен көтеп яшәгәнлеген бәян итә. Шул ук вакытта тыныч тормышта да үлүчеләр саны бихисап булып кала.Безнең гәҗит" аеруча армиядә хезмәт итүчеләр темасына зур игътибар бирә.

"Балта кем кулында" дигән язма армиядән үтереп кайтарылган Кукмара егете Динар Васильев турында. Таҗикстанда хезмәт иткән егетнең үле гәүдәсе кайтарылгач, әти-әнисе аны һәтта танымый дип языла газетада. Бер битлек язма шактый гыйбрәтле итеп бирелгән.

"Без газетабызны тәрбия чарасы булырлык итеп иҗат итәргә тырышабыз. Юкка гына укытучылардан рәхмәт хатлары алмыйбыздыр", - ди баш мөхәррир Илфат Фәйзрахманов.

24 июнь санында "Яшьләргә дә юл бирик" дигән язмада Яшел Үзәннән Фәридә Нуруллина бүгенге заманча яшьләрне мактап яза.

XS
SM
MD
LG