Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан да Мәскәү белән килешү төзергә тели


Русия Федерациясе дәүләт органнары белән Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында үзара вәкаләтләрне бүлешү турында яңа Килешүнең өлгесен ил җитәкчесе В. Путинның Русия Дәүләт думасы каравына кабат тапшыруы хәбәре Башкортстанга сәгате-минуты белән дигәндәй килеп җитте. Татарстандагы коллегаларының шушы мәсьәләне уңышлы хәл итеп килүе Башкортстан парламенты депутатлары өчен дә үрнәк була ала.

Ләкин мондый Килешү бары тик Татарстан һәм Чечня Республикалары белән генә төзеләчәк икән, дигән хәбәрләр Башкортстан депутатларын һәм җәмәгатьчелек оешмаларын пошаманга салган иде. Башкортстан Дәүләт Җыелышы-Корылтайның даими комитеты рәисе Зөфәр Еникеев бу хәлгә аңлатма биреп, Башкортстанның да, Русия Конституциясе нигезендә, шундый Килешү төзергә хокукы барлыгын әйтте. Ул шулай ук Башкортстан ягының бу Килешү өлгесен әзерләп беткәнлеген дә белдерде.

Мәгълүм булуынча, Башкортстан парламенты депутатлары да элегрәк Русия Федерациясе белән Башкортстан Республикасы дәүләт органнары арасында үзара вәкаләтләрне бүлешү хакында яңа Килешү төзүне сорап, Россия Дәүләт Думасына мөрәҗәгать иткән иде. Шул мөрәҗәгатькә бүгенге көнгә кадәр бернинди дә җавап алынмаган.

БР Дәүләт Җыелышы-Корылтайның без мөрәҗәгать иткән күпчелек депутатлары Россия белән яңа Килешү төзүгә шикләнми. “Татарстан Республикасына бу мәсьәләдә фатыйха бирелгән икән, димәк Башкортстанга да бу эштә Мәскәү каршы төшмәс, - дип уйлый шул ук Зөфәр Еникеев. – Бу гадел булмас иде. Башкортстан ягы да яңа Килешүнең өлгесен әзерләде. Аның кайбер өлешләрен, бәлки, Русия Федерациясе хакимиятләренең төзәтүе, үзгәртүе дә ихтимал, әмма принципиаль мәсьәләләрдә Башкортстан ягы тәкъдим иткән өлге сакланып калыр”.

Башкортстанның кайбер җәмәгатьчелек оешмалары һәм берничә партиянең Башкортстан бүлекләре вәкилләренең шушы мәсьәләдә ашыгыч җыен үткәрәчәге хакында хәбәрләр ишетелә. Башкортстан белән дә Килешү төзелергә тиеш, дигән таләпләрен яңгырата алар. Бу мәсьәләдә республикада узган елда гына төзелгән, әмма инде күп санлы урам җыеннарын үткәргән “Федератив Россия өчен” дигән өр-яңа оешма да үз фикерен әйтәчәк, дип көтелә. Бу оешманы оештыруга республика хакимиятләренең кысылышы булуы кире кагылып килсә дә, аның артында нәкъ менә рәсми җитәкчелек торуы шәйләнә, дип белдерә сәясәт белгечләре.



XS
SM
MD
LG