Accessibility links

Кайнар хәбәр

Самараның тарихи мәчете ярдәмгә мохтаҗ


Пәйгамбәребез Мөхәммәд г.с. бер хәдисендә әйтеп калдырды: “Кем Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен мәчет салдырыр, шуңа Аллаһы Тәгалә җәннәттә йорт салдырыр.”

Самарның тарихи мәчетендә реставрация бара, бу яңа салудан да авыррак. Ярдәм итүчеләр бар, ләкин дә эш зур дин булганлыктан, акча да, матди ярдәм дә күп кирәк. Бермә - бер ярдәм арткан хәлдә генә тарихи мәчет кышка әзер булачак. Мәчәтнең имамы Әүхәдетдин Канюкаев белән сөйләшәбез:

116 ел элек төзегән Тимербулат Акчуринның хезмәтен югалтырга ярамый. Татарларга мәчет әле ике ел элек кенә кайтарылды. Мәчәтне торгызуны никадәр озакка сузсак, шул кадәр ояты да зурырак булачак.

Төп бинаны сипләп бетергәч, манараны торгызу күздә тотыламы?

Проектларны әзерлиләр. Госман хаҗи бу юнәлештә һөнәрмәнд.

Сездә яңа хуҗалык мөдире. Сез аның эше белән канәгатьме?

Әлһәмделлилаһи, тырышып эшли, күп эшләр башкарды. Бүгенге көндә мөфтияттән Вагыз хәзрәт Яруллин да, Фәрит Әюпов та, Җәмил Вәлиуллин ярдәмнәреннән ташламыйлар. Бу зур мәшәкатьне тик күмәк көч белән генә җиңеп чыгарга була.

Мәчет бинасында имамга фатир булачакмы?

Ике бүлмәле фатир әзерләнә.

Сезнең мәчеттә Казандагы Россия Ислам университеты шәкерте Әнәс стажировка узды. Әзерлеге ничек?

Әнәс мәзинебезнең укытырга сәләте бик яхшы. Егермегә якын кешене Көръән укырга өйрәтте. Бүгенге көндә Казанда укуын дәвам итә. Мәчетебез өчен Әнәснең файдасы зур булды.

Сезнең тирә - юнегездә чиркәүләр калкып тора. Бу тирәдә мөселман халкы яшиме?

Әлегә җомга намазына 120 кеше йөри. Ремонт эшләре беткәч килүчеләр саны артырга тиеш. Мәчетебезгә хатын –кызлар да йөри. Сиксәнне тутырган әбиләр дә Коръәнне “җиңделәр”. Тырышалар. Башка милләт вәкилләре дә килә. Өметебез зурдин – намаз залын кешеләр белән тутыру.

XS
SM
MD
LG