Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тупли авылына багышланган гәзит чыкты


“Азан” гәзите яңалык кертте. Чираттагы 17-нче санын 8 битле чыгарды, һәм барлык материаллар да Самар өлкәсенең Елхау районына кергән Тупли авылы турында. Гәҗитә журналисты, җирле шагыйребез Фәрит Шириязданов авылны аркылыга- буйга сөргән дип әйтәсе килә. Мәкаләләрнең исемнәре генә дә ни тора: “Хезмәткә хөрмәтне кайтарабыз”; “Олылар хөрмәттә булсын, яшьләребезгә игътибар артсын”; “Тупли җирле инвесторга гына ышана”; “Күпме алтының бар?” дип сорамаслар; “Орденлы мулла фикерләре”, “Кушмыйча эш таба белгән бала һөнәрен дә дөрес сайлый”; “ Җир - ул тутыкмас алтын”; “ Яңа акыл ияләренә аяк чалмасак иде”; “ Дөнья матур, дөнья киң, тик тәртип кенә юк...”; “ Кешегә начарлык теләсәң – аңа чикләнмәгән иреклек бир” һ.б. һ.б.

Гомумән, ялтырап торган исемнәр үзләре үк зур проблемалар турында сөйлиләр.

Гәзиттә әдәп вә әхлак даими урын алып тора. Бу юлы да:

Аллаһы Тәгалә кемнәрне сөя?

Дуслашыр алдыннан нәрсәләргә игътибар итәргә кирәк.

Күрше хакы – Тәңре хакы укучыда иң изге сыйфатлар тәрбияләргә юнәлдерелгән.

Махсус санда “Ватаныбызның авыр елларында хезмәттә шөһрәт казанучылар” исемлеге бирелгән, Тупли күмәк хуҗалыгының дәрәҗәле хезмәткәрләренең исемлеге урын алган.

“Азан” гәзитенең соңгы битендә журналист Фәрит Шириязданов “Тупли ярдәмгә мохтаҗ” исемле аналитик язмасын урнаштырган.

Шул язмадан бер өзек китерәсе килә: “Безне төрки халыклар дип атыйлар. Ә моның асылында “төрек” түгел, “терек” сүзе ята. Терек- ул хәзерге татар телебезгә күчерсәң, тере, үлмәс, җанлы, булдыклы сүзләренең җыйма мәгънәсе. Терек – ул Нух пәйгамбәрнең оныгы- Терек токымы, шуңа аларның милләтен югалтырга хаклары юк,”- дип яза журналист Фәрит Шириязданов.

Гомумән, “Азан”ның бу саны татар матбугаты өчен үзенә бер өлге. Реклама юк, торбалар юк, түрәләргә мәдхия җырлау юк. Халык авазы, милләт язмышы. Ә сере бик гади, махсус сан тулысынча эшкуар Ильяс Шәкуров акчасына басылган. Гәзит мөхәррире Шамил Галимов белдерүенчә, ай саен бер мәртәбә “Азан” татар байлары акчасына чыгачак.

Шамил Баһаутдин, Самар

XS
SM
MD
LG