Accessibility links

Кайнар хәбәр

Исламабадның Кызыл мәчетендә 400-ләп гыйсьянчы кала


Артык корбаннар булмасын өчен, Исламабадның иминлек көчләре, гысьянчылар кереп бикләнгән Кызыл мәчеткә буш ядрәләр белән ата башлаган. Мәчеттә бикләнеп алган радикал исламчыларлар җитәкчеләренең берсе Абдул Рәшит Гази, бирелегез дигән таләпкә, бирелгәнгә караганда үлем хәерлерәк дип белдергән. Расланмаган мәгълүмәтләргә караганда Кызыл мәчеттә өч йөзгә якын ир-ат, һәм берничә йөз хатын-кыз, бала-чага кала бирә. Хакимиятләрнең, аларны тере калкан итеп кулланыр өчен чыгармыйлар дигән сүзләрен гысьянчылар кире кага. 4 көн камалышта торган мәчеттә 19 кеше һаләк булган. Мәчет эчендәге радикал исламчыларның меңнән артыгы хакимиятләргә бирелгән инде. Алар арасында 400 хатын кыз. 45 ир кеше кулга алынган. Баш күтәрүче дин әһелләре һәм мәдрәсә шәкертләре, Пакыстанда шаригать кануннары кертүне таләп итә.
XS
SM
MD
LG