Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 21:28

Бүген дөньяның яңа 7 могҗизасының исеме игълан ителә


Бүген Лиссабонда кич буласы тамашада дөньяның яңа 7 могҗизасы аталырга тиеш. Алар 70 миллонлап кеше катнашкан тавыш бирү нитиҗәсендә сайлап алынды. Дөньяның 7 могҗизасы, дип аталырга лаеклы тарихи һәйкәлләр арасында һиндостандагы Таҗ маһал, Афиндагы Акрополис, Париждагы Ейфел манарасы, Мәскәүдәге Изге Василий чиркүве, Истанбулдагы Ая-Суфия музейе һәм башка тарихи һәйкәлләр аталды. "Азатлык" радиосының елегрәк Казан урамында үткәрелгән сораштыруында җавап бирүчеләр, дөньяның яңа могҗизалары исемлегенә Болгар шәһәрчеген, Кол шәриф мәчетен, Казан Кремлен тәкъдим иттеләр.

XS
SM
MD
LG