Accessibility links

Гыйракта тагын дистәләгән кеше үтерелгән


Гыйракның төньягында Амерли каласында бомба салынган йөк машинасы шартлау сәбәпле кимендә 105 кеше үлгән, 200 артык кеше тән җәрәхәтләрен алган. Елегрәк машинага куелган бамба шартлавы нәтиҗәсендә 30 кеше үлгән, тагын 90 кеше яраланган. Бу хәл Туз Хурмато каласында була. Багдадта интихарчы бомбаны шартлату сәбәпле 6 кеше үлде, 20 артыгы яралар алды. Җомга көнне көрдләр авылы Диалада 22 кеше һәлак булган иде.
XS
SM
MD
LG