Иран тышкы эшләр министрлыгы сүзчесе Мөхәммәтгали Хөсәйни Иранның Багдадтгаы илчесе Багдадта тоткарланган 5 иранлы белән очрашкан дигән хәбәрне раслады.
Хөсәйни әйтүенчә, илченең алар белән очрашуы 5 сәгать дәвам иткән.
Тоткарланган иранлылар бернинди начарлык та эшләмәдек дип тәкърарлый һәм үзләрен иреккә чыгаруны таләп итә.
Аларны гыйнвар аенда Гыйрактагы АКШ хәрбиләре тоткарлап Гыйрак гыйсъянчыларына ярдәм итүдә гаепләгән иде.