Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 23:38

Иванов Вашингтонны яңа Берлин Дивары төзүдә гаепли


Русия премьер-министр урынбасары Сергей Иванов АКШ үзенең Үзәк Европада ракета калканы урнаштыру нияте белән яңа Берлин Дивары төзи диде. Россия телевидениесеннән күрсәтелгән ул белдерүдә Иванов Польшада ракеталар һәм Чехиядә ракета радарлары урнаштыру Русиягә шиксез куркыныч тудыра дип әйтте. Мәскәү АКШның бу ниятенә баштан ук каршы чыгып килә. Вашингтон исә ул калкан Иран белән Төньяк Кореа кебек илләрдән килергә мөмкин ракеталарны бәреп төшерү өчен кирәк ди.

XS
SM
MD
LG