Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пакстан гыйсъянчылары җитәкчесе шәһитлек белән инкыйлаб башлауга өметләнә


Пакстан газетлары гыйсянчы дин әһеле Гәбдерәшит Гәзни белән әңгәмә бастырып чыгарды. Анда Гәзни Исламабадның Кызыл Мәчетендәге үз тарафдарларының шәһитлеге Пакстанда инкыйлабка китерер дип исәпләве турында әйтә. Гәзни һәм аның яклы йөзләрчә сугышчы кереп бикләнгән Кызыл мәчетне иминлек көчләре инде 6 көн буе камауда тота. Кораллы бәрелешләрдә кимендә 21 кеше һәлак булды.
XS
SM
MD
LG