Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Безгә булмаса, берәүгә дә булмасын...”


Татарстан белән Русия арасында вәкаләтләрне үзара бүлешү турындагы Шартнамәнең 4 июльдә Русия Дәүләт думасында хуплануын рәсми Башкортстан үтә салкын кабул итте. Шуны әйтү дә җитәдер: Башкортстанның бер генә рәсми гәзите дә республика халкына бу турыда хәбәр бирмәде. Ә менә Regnum мәгълүмат агентлыгына биргән интервьюсында, Башкортстан президентының матбугат секретаре Ростислав Морзагулов янә бер тапкыр Башкортстан җитәкчелегенең: безгә булмаса, берәүгә дә булмасын, дигән мәгънәле позициясен яңгыратты.

“Без зур кызыксыну белән әлеге канун проектының арытабан язмышын күзәтәчәкбез. Төгәлләп әйткәндә - Федерация советының реакциясен. Башкортстан җитәкчелегенең илдә федерализм үсешенә позициясе элеккечә кала. Барлык төбәкләр дә тигез хокуклы булырга тиеш. Димәк, федераль үзәк белән теләсә нинди документлар йә барлык төбәкләр белән дә имзаланырга тиеш, йә берсе белән дә булмаска тиеш”.

Шулай итеп, бу юлы да Татарстанга Русиядә федерализм нигезләрен ныгытучы Шартнамәсен берүзенә генә, төрлечә аяк чалулар шартларында раслатырга туры киләчәк. Шунысы да шиксез – Татарстан Шартнамәсе Федерация советында расланса, рәсми Уфа, башкорт милләтчеләре: безгә дә кирәк, без Татарстаннан ким мени, дип чәчрәп чыгачаклар. Ә әлегә, Ростислав Морзагулов сүзләре белән әйтсәк – “зур кызыксыну белән” күзәтәләр.

XS
SM
MD
LG