Accessibility links

Кайнар хәбәр

450 еллыкка “бүләк”


Хәбәр иткәнебезчә, 30 июнь – 1 июль көннәрендә Мәскәүдә Башкортстан (чынбарлыкта башкорт) көннәре үтте. Әмма, Башкортстан түрәләре караңгы чырай белән “бәйрәм иткәнгә охшаган иде. Соңрак ачыкланганча, кайбер федераль структуралар бәйрәм ашына зур гына кара таракан ыргыткан булып чыкты. “Коммерсант” гәзитенең 3 июль санында хәбәр ителгәнчә, 29 июнь кичен, нәкъ 450 еллык тантаналары алдыннан, Мәскәүнең арбитраж мәхкамәсе Башкортстан президенты улы Урал Рәхимов контролендә дип исәпләнгән “Юрүзән” хәйрия фонды һәм “Юрүзән-инвест” ширкәте “Башкорт капиталыннан” Башкортстанның ягулык-энергетика комплексына кергән дүрт нефть эшкәртү заводының һәм Башнефть белән Башкирнефтепродукт акционер җәмгыятьләренең 13-16 процент акцияләрен алганда канунны бозган дигән карар чыгарды. Бу карарга ярашлы рәвештә, канунсыз әйләнештә катнашкан дип табылган барлык акцияләр дә федераль хөкүмәт карамагына күчә. Шуларга өстәп Башкортстан ягы 42 млрд сум тирәсе түләнмәгән салымны һәм штрафны түләргә тиеш. 2 июльдә, ягъни 450 еллык тантаналары үтү белән, шул ук Мәскәү арбитраж мәхкамәсе “Урал” хәйрия фонды буенча да “Юрүзән”неке кебек үк карар чыгарды. Июль азагында калган ике хәйрия фонды – “Агидел” һәм “Инзәр” буенча да шундыйрак карар чыгарылыр дип көтелә.

“Коммерсант” гәзитенең искә алган санында Башкортстан җитәкчелеге вәкиленең арбитраж мәхкамәсе карарларына карата фикере китерелә. Без югарырак инстанцияләргә мөрәҗәгать итәчәкбез һәм , Мәскәү арбитраж мәхкамәсе карарларының көченнән чыгарылачагына тулысынча ышанабыз, дип белдергән Башкортстан җитәкчелеге вәкиле. Башкортстанның элекке икътисад министры урынбасары, икътисад фәннәре докторы Ринат Гатауллин, шулай да, эшләрнең андый юнәлеш алуына шик белдерә. Чынбарлыкта, ди ул, Башкортстанның ягулык-энергетика комплексы заводлары белән Федераль салым хезмәте түгел (мәхкамәгә бирүче), ә Газпром һәм Роснефть гигантлары кызыксына. Ә алар артында Кремль тора. Шулай итеп, Башкортстан 450 еллык тантаналарына икътисадының умыртка баганасы булган ягулык-энергетика комплексы заводларын югалта-югалта барып керергә охшаган. Урыслар әйтмешли: “Дружба дружбой, а табачок врозь”, - килеп чыгар ахры.

Кәрим Яуыш, Уфа

XS
SM
MD
LG