Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сембернең 55-нче мәктәбендә бик күркәм балалар сабантуе узды


Югыйсә, быелгы сабантуйларга йомгак та ясалган иде инде – монысы көтелмәгән яңалык булды. Оештыручысы - “Акбарс” исемле яшьләр оешмасы. Быел кышын гына аваз салган бу яңа берләшмә байтак эшләр башкарып өлгергән инде. Җитәкчесе Илдар Усманов “Аазатлык” хәбәрчесенә алардан иң мөһимнәрен санап та үтте.

Татар егете бәйгесе, 28-мәктәптә “Мин татарча сөйләшәм” дигән чара, текә кыяга менү бәйгесендә катнашу һәм бу чараны да милли тәрбия сыйфатында куллану, өлкә үзәгендә уздырылган Яшьләр форумында катнашучыларга ана телендә аралашу өчен иң мөһим 150 сүз тупланмасы тарату, Казанда оештырылган чарларда катнашу…

Сабантуйның рәсми өлешен укытучылар Гүләсә һәм Фәния ханымнар ике телдә алып барлылар. Сәбәбе дә юк түгел: бәйрәм белән тәбрикләргә район башлыгы Сергей Панчин да килгән иде. Ул, бәйрәм темасы белән генә чикләнмичә, Вырыпай бистәсендә юлсызлык, су, электр, җылылык ягыннан кимчелекләрне бетерү буенча күреләчәк чаралар белән таныштырды. Шул ук вакытта күренекле малтабар Назыйм Минебаевка бистә яшүсмерләре өчен хоккей-футбол мәйданы төзеткәне өчен рәхмәтен белдерде. Ә бистәнең мөһим мәсьәләләрен карау өчен рәсми Аксакаллар шурасы булдыру кирәклеген әйтте. Һәм аларның сүзенә колак салачагын да.

Өлкә Хөкүмәтенең Малтабарлыкны үстерү һәм хезмәт резервлары буенча министры Вилдан Зиннуров, тәбрик сүзеннән соң, бәйрәмдә балаларның аз булуына игътибар юнәлтте. Сәбәбе – бары тик шушы мәктәп балалары өчен генә оештырылуда. Зөяаръягы районы башлыгының урынбасары, район автономиясе рәисе Котдус Мөхәммәтшин “беренче коймакның төерле булуын” искә төшереп, мондый бәйрәмне ел саен оештырачакларын, һәм киләчәктә районның барлык мәктәпләреннән дә татар балаларын җәлеп итәчәкләрен җиткерде.

Быел исә 55-мәктәп балалары төрле ярышларда көч һәм җитезлек буенча үзара гына сынаштылар. Әлбәттә инде, игътибар үзәгендә милли көрәш булды. Ул да, башка ярышлар кебек үк, нәниләрдән башланып китте. Төрле бәйгеләрдә катнашкан гына түгел – җыр, бию, шигырь сөйләү кебек төрле чыгышлар белән катнашкан бер генә бала да бүләксез калмады. Гадәттә, иганәчеләр сыйфатында уңышлы эшләп килүче малтабарларны күрәбез. Бу юлы ата-аналар да, кечкенә булса да, үз бүләкләрен алып килгәннәр икән. Бер гыйбрәтле күренеш: 92 яшьлек Мәрьям әби Енакиева иң яшь көрәшчегә 50 сум акчасын чыгарып бирде. Тәкә исә мәйдан батыры исеменә лаек булып чыккан эшмәкәр Рөстәм Аббасовка тапшырылды.

Барлык ярышларның да югары оешканлык шартларында узуы – 55-мәктәпнең физкультура укытучысы Госман Фазылҗанов хезмәте дияргә дә ярыйдыр. Һәр бәйге урынын ул әзерләгән, алып баручыларны билгеләгән һәм аларның үз вазифаларын башкаруларына тиешле юнәлеш биреп бара, диделәр әти-әниләр.

Айрат Ибраһим, Сембер

XS
SM
MD
LG