Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 01:32

7 июльдә Казанда үткән 250 туй


Узган шимбәдә үткән туй мәҗлесләре тиз генә хәтердән чыгарырлык түгел иде. Башка якларда ничектер, ә Казанда өйләнү компаниясе гөмердә күрелмәгәнчә үтте. Ниөчендер яшьләр һәм аларның ата-аналары нәкъ 7 июльдә туй үткәрү бәхетле тормышка китерә дип уйлаган. Бары тик Казанның үзәк никах сараенда гына да 56 пар теркәлү үтте. Ә Татарстанның һәм Казанның район никах сарайларында барлыгы 250 ләп яшь гаилә теркәлгән бу көнне. Мәхәббәт шаукымыннан исергән яшьләр могъҗизага күбрәк ышана. Мәскәү астропсихологы Инга Лозанчич планеталарның тезелү тәртибе контраклартлар төзү, өйләнү өчен бик үк җайлы түгел дип игълан иткән. Бу көнне элек башланган эшләрне тәмамлап кую хәерлерәк имеш. Праваслав рухание Дмитрий Красовский бу көннәрдә Питрау уразасы бара, итле һәм сөтле азыклар ашау һәм физик якынлыкка керү хәрәм дип “Комсамольская Правда” гәзитендә белдерү ясады. Әмма шулай да 7 июль көнне никахлашырга һәм туй үткәрергә җыенган яшьләрне бернәрсә дә туктата алмады. Казанның барлык рестораннарында диярлек туй мәҗлесе гөрләде. Пирамида тамашалар үзәгенең ресторанында “Таиф” ширкәтләр төркеменең җитәкчесе Шихәбетдинов гаиләсендәге яшьләр туе булган диләр. Мондый мәҗлесләрнең ничек үтүе турында матбугатта язмыйлар. Шулай да Русиядә бердән-бер “Пирамида” кадәр пирамида да теләкләр әйтелеп тә, нинди җырлар җырлавын күз алдына китерергә мөмкин. Хәтта студентларны тукландыру комбинаты кебек тыйнак кына ашханә янында да 6-7 бизәлгән затлы машина тезелеп тора иделәр.

Әлбәттә, һәркем юрганына карап аягын суза. 32 яшьлек Рафаэль Кантюков эшчән һәм тыйнак егет, Ямал-Ненец округында газ табуда эшләгән. Институт тәмамлагач, Казанга күчеп киткән, әти-әнисенә иярмичә шул салкын җирдә калып, гади мастер булып эшләгән. Кыскасы, Рафаэль зур тормыш тәҗрибәсе туплагач, көчле, ихтиярлы кияү. Шимбә көнне Рафаэл Баулы районында туып үскән һәм Казанда яшәүче Ләйсән туташ белән “Корстон” үзәгендә туй үткәрделәр. Күптән түгел төзелеп беткән һәм Европа төзекләндерү һәм үсеш банкы җыелышы, тарихи мирас шәһәрләре конгрессы үткәрелгән залга берничә йөз кунак чакырылган иде. Бу мәҗлес бары тик “Газпром”га гына хас булган дәрәҗәдә үткәрелде. Кунаклар арасында республиканың Дәүләт Советы, хөкүмәте җитәкчеләре, Мәскәүдән килгән “Газпром” вәкилләре теләсә нинди халыкара һәм бөтенрусия конгрессы стандартларына тәңгәл булды. Яшьләрне котлап чыгыш ясаучылар Рафаэлнең һәм аның әтисе, “Таттрансгаз” оешмасы генераль директоры Рәфкать Кантюковның газ сәнәгатендә эшчәнлеген билгеләп үттеләр. Кәләш ягы да республикада билгеле гаилә. Баулы районы Фәнис Яруллин, Миргазән Юныс кебек әдипләрне биргән Исәргап авылында туып-үскән Нурислам һәм Римма Хәбиповлар күпләргә билгеле. Бер ай элек аларның өлкән кызы Татарстанның премьер-министры урынбасары, авыл-хуҗалыгы Марат Әхмәтовның улына кияүгә чыккан. Нурислан Хәбипов Татарстанның шактый катлаула елларында Баулы районын җитәкләп, соңгы вакытта вакытта республиканың экология министры урынбасары булып эшли. Шуңа күрә туйда экология тармагы вәкилләре дә, элекке министр Ирина Ларечкина, хәзерге министр Әгълам Садретдинов биредә булдылар. Бу туйда 7 санынының могъҗизасы турында түгел, ә мәхәббәт, матур гаилә тормышы турында һәм мөмкин кадәр күбрәк бала үстереп тәрбияләү турында әйтелде. Кунаклар сыйфатында туйда катнашучы Зилә Сөнгатуллина, Салават Фәтхетдинов, Башкортстан компазиторы Роберт Тимербаевтан башка, Зәйнәп Фәрхетдинова, Гүзәл Уразова, Казан бию ансамбле, Мәскәүдә чакырылган атаклы чырчы Николай Басков, опера һәм балет осталары элекке замандагы морзалар һәм аристократлар мәҗлесен хәтерләтерлек чыгыш ясадылар.

Әйтергә кирәк, шундый затлы һәм дәрәҗәле кунаклар артистлар катнашкан бу туйда тәбрик сүзләреннән чыгычу кардәшләр татар телендә һәм халыкчан рухлы котлау сүзләрен әйтте. Җитештерү һәм сәясәт белән бәйле яңа элита үзенең барлыгын һәм заманча зәвыкларын яшермәделәр. Дөрес, бу мәҗлес Анастия Волочкова һәм Игорь Вдовинның туй мәҗлесе белән чагыштырырлык түгел. Чөнки Мәскәүдәге бу туйда Волочкова бер кичтә әлләничә күлмәк кигән һәм туй да берничә шәһәрдә зурлап үткәрелгән. 19 гасыр ахырындагы яки 20 гасыр башындагы патшалар мондый туйны үткәрә алмаслар иде. Казанның “Корстон” үзәгендә үткән туй эшчә крестьян гаиләсеннән чыгып, үз көчләре белән югары дәрәҗәгә ирешкән татарларның яңа шартларга тиз күнегүләрен күрсәтте. Кияү ягыннан килгән кунаклар Рафаэл һәм Рәфкат Кантюковның якташлары үзләренең туган авылы Кантюковка авылының гимнын сәхнәдән башкардылар. Кәләш туып –үскән Баулылар да калышырга теләмичә, үз гөрефләрен һәм моңлы җырларын яңгыраттылар. Берәүләргә Николай Басков кызыклы һәм газиз булса, икенчеләр Кантюковка турындагы җырны йотлыгып тыңлый. Яңа татарлар һәм яңа руслар катнашкан туй мәҗлесендә “Газпром” җитәкчелегеннән килүче вәкил узган атнада Арчада булып үткән авария турында да әйтте. Нишлисең диде ул, тормышта һәм безнең эштә бәла-казалар булып тора. Без барсын да зур түземлелек белән кичерергә тиеш. Ә түземлелек һәм төпле акыл сорый торган хәлләр бу көннәрдә, чыннан да бер-бер артлы килеп тора. Казанда шимбә көнне 250 туй үткәргән парларның һәркайсы башта 7 ле санының могъҗизасына кагылып, аннары 8 се көннең җил-давылын кичерде. Хәерлегә булсын!

Римзил Вәли

XS
SM
MD
LG