Accessibility links

Кайнар хәбәр

Исламабадның Кызыл мәчетендәге сугышчылар бирелми


Исламабад шәһәрендә, Пакыстанның иминлек көчләре һәм Кызыл мәчеттә ныгып алган радикал исламчылар арасында атышлар дәвам итә. Хәкимиятләр бүген яңадан катгый таләп куйсалар да, мәчетне утка тотудан тоткарланып торалар, чөнки мәчет эчендәге тотыклар арасында хатын кызлар һәм балалар бар. Хәкимиятләр мәгълүмәтенә караганда, мәчет эчендә 3 йөзгә якын кеше кала бирә. Алар арасында Әль-Каидә белән бәйле булган атаклы террорчылар булуы да билгеле. Мәчет белән хакимият арасындагы каршы тору өченче июльдән бирле дәвам итә. Кара каршы атышларда 24 кеше һаләк булган. Баш күтәрүче радикал исламчылар Пакыстанда шаригать кануннарын кертүне таләп итә.
XS
SM
MD
LG