Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан нефтьчеләре саммит уздырды


Татарстан нефтьчеләре саммиты, дүрт еллык гадәт буенча, быел да Кама уртасындагы бер утрауда узды. Таулары, урманнары булмаган кечкенә утрау аерым бер дәүләткә ошап тора бу саммит вакытында. Теләсә кем анда бара алмый. Махсус катерлар, яисә очкыч белән генә төшәргә мөмкин. Ягъни монда катнушычыларның һәркайсы энәдән җеп кебек үткәрелгән, нефтьчеләр дә, дәүләт һәм хосусый нефть ширкәте җитәкчеләре дә, журналистлар, артистлар, хәтта президентны каршы алырга тиешле атны җигүчеләр дә. Традиция буенча саммит үткәрелә торган чатырлы шәһәрчеккә җыелышның төп катнашучысы президент Минтимер Шәймиев атка җигелгән тарантаска утырып килә. Шәһәрчекнең капкалары алдында аны милли кием кигән үзешчән артистлар каршылый. Биредә һәрвакыт кул эшләре, фольклор күргәзмәләре эшләп килде. Быел күргәзмә нефть эзләү, табу, җитештерү технологияләрен яктыртты. Биредә белгечләр хәзерге шартларда кара алтын чыгару үзенчәлекләре, технологик һәм тармакны тагын да табышлы итү алымнары турында сөйләде.

Шунда ук аш эчу, мәҗлес карау чатырлары да корылган иде. Төшке аш вакытында җырлы биюле күнешләр дә каралган. Ләкин болары инде нефтьчеләрнең бай булуынрухи хикмәтләргә битараф булмавын күрсәтте. Чатырлар арасында иң дәрәҗәлесе зәңгәр төстәге утырышлар шалашы, әлбәттә. Аның өченә агач өскәмияләр һәм президиум өстәле куелган. Агач урыннарга нефтьчеләр төзелешеп утырса, зиннәтле итальян урындыклары һәрвакыттагыча президент Минтимер Шәһмиев, премьерм инистр Рөстәм Миңнеханов, Республика Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, “Татарнефть” ширкәте җитәкчесе Шәфәгать Тәһаутдинов кебек зур түрәләргә куелган иде. Монда Татарстан өчен иң моһим, иң кызык фикерләр әйтелә.Биредә яңгыраган саннар, кабул ителгән карарлар республика киләчәгенә зур тәэсир ясый. Аерым шәхес һәм оешмаларның дәрәҗәләре дә монда ачык күренә. Татарстанда елына 30 миллион тон нефть чыгарыла, аның яртысы диярлек “Татнефть” ширкәтенә карый. Республика гына түгел ә Русия күләмендә дә бу ширкәтнең абруе бик югары, шуңа күрә дә, башка нефтьчеләргә агач урындык кына эләккәндә, “Татнефть” җитәкчесе президент янында утырды. Эреле вакылы хосусый ширкәтләр кечкенә түгел. Хәзер республикада 33 бәйсез нефть компаниясе кара алтын ятмаларын үзләштерә. Шушы дәвердә 3100 скважина файдалануга тапшырып, 38 миллион тонна нефть чыгарган. Төрле дәрәҗәдәге бюджетка 88 миллиард сум күләмендә салым түләнә, кече нефть компанияләре 7 мең кешене эшле итә.

Утырышта президент Минтимер Шәһмиев 1 миллион тон нефть безгә 9 миллиард сум акча китерә диде. Димәк Татарстанның нефть табудан килгән табыш 270 миллиард, әгәрдә бу нефтьне яхшы итеп эшкәртеп сатсаң һәм чыгымнар чамадан тыш булмаса. Сер түгел кайбер төбәкләрдә нефть табуга кертелгән акчаларны кире кайтара да алмыйлар. Әйтергә кирәк, Татарстанда нефть белән хәлнең яхшы булуы, монысы инде республика нефтьчеләренең казанышы.

Шәфәгать Тәһаутдинов компания буенча җитештерүгә 13 миллиард сум инвестиция тотылуын, шуның 7 миллиард сумы - нефть чыгару секторын үстерүгә, 2 миллион сумы республикадан читтәге ресурс базасын киңәйтүгә юнәлтелүен дә ассызыклап узды. "Татнефть" республикадан читтә Самара, Оренбург өлкәләрендә, Ненец автономияле округында, Калмык республикасында эш алып бара. Сириядә чит ил проектын гамәлгә ашыру дәвам итә. Шулай ук Ливиядә эзләнү эшләре алып бару буенча өч килешү имзаланган. Республика геофизиклары Тунис, Марокко, Ангола, Габона, Казакъстан, Үзбәкстан территорияләрендә халыкара базарларда геофизик шартларны уңышлы үзләштерә.

Шәфәгать Тәһаутдинов үз чыгышында эшчәнлек алып баруда кайбер киртәләрне дә әйтеп китте, ул күбесенчә җир белән бәйле проблемалар. Авыл хуҗалыгы инвесторлары нефть компанияләренә җирне сатудан баш тарталар яисә аның кадастр бәясен йөзәр тапкырга кыйммәтрәккә куялар икән. Мисалга "ВАМИН-Татарстан" һәм "Лидер" җир корпорациясе", - дип зарланды Шәфәгать Тәһаутдинов.

Нефтьче белгечләр күтәргән проблемаларга тукталып, Президент уртак эшкә аяк чалучылар, комачаулаучылар турында турыдан-туры республика җитәкчелегенә хәбәр итеп, мәсьәләләрне тиз арада хәл итүгә басым ясады. Шулай итеп утрауда көн дәвамында Татарстан өчен ипи кебек кадерле нефтькә дан җырланды. Киләсе елга Кара алтынны табу буенча эшләр быелгы кебек үк уңышлы булыр дип өмет баглый җитәкчеләр.

Гадел Галәметдин.

XS
SM
MD
LG