Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нагойга һәйкәл


7нче июль Уфага нигез салучы Михаил Нагойга һәйкәл ачылды. Ул эшкуарлар акчасына салынган. Хакимият рәсми рөхсәт бирмәү сәбәпле, һәйкәл шәхси җиргә куелган. Һәйкәлне ачу чарасында җәмәгатьчелек оешмалары, кайбер фирка бүлекчәләре җитәкчеләре катнашты. Һәйкәл куюны оештыру идарәсе рәисе Николай Швецов сынчының тукмалуын, үзенең гаиләсенә дә кисәтүләр булуын белдерде. Швецов һәйкәлгә һөҗүм итү очраклары да булды дип, аны саклау өчен страховкаларга карар итүен белдерде. Чарада страховка агенты Виктор Лежнев та катнашты. Ул республика, хәтта Русия тарихында да һәйкәлләрне страховкалау очрагын ишеткәне булмавын белдерде. Һәйкәл бер миллион сумга страховкаланды. Швецов һәйкәлне вату очрагы булса, яңадан ясатачакларын белдерде. Ул шулай ук: “Һәйкәл ачылган вакытта башкорт яшьләре иттифагы пикет үткәрергә җыенган иде. Рөхсәт итмәдек”,— диде.

Һәйкәл куюны оештыру идарәсе Нагой турында белешмә алу өчен Русия Фәннәр академиясенең тарих институтына мөрәҗәгать иткән булган. Аннан Уфага 1586нчы елда Михаил Нагой нигез салуы турында белешмә килгән. Башкорт галимнәре Уфа Казаннан да өлкән, аңа 1500 ел дип исәпли. Нагойның нигез салуын тану Уфаның мондый чал тарихын юкка чыгара. Шуңа күрә Башкортстан Фәннәр академиясе Русия фәннәр академиясенең ул белешмәсен юкка чыгарган.

XS
SM
MD
LG