Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 03:17

Давыл китергән зыян тиз генә билгеле булмаячак


Якшәмбе кич Татарстан өстеннән узган давыл китергән зыянның ничә сумга төшүе тиз генә билгеле булмаячак, ди Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының мәтбугат үзәге вәкиле. Аның әйтүенчә бу берничә көнгә сузылырга мөмкин. Чөнки бу эшкә махсус комиссияләр белән бергә иминият ширкәтләре дә җәлеп ителгән. Аннан да кала, зыян күргән һәм давыл җимергән корылмалар да бик үк төгәл түгел. Районнардагы авыллардан да тулы хәбәрләр юк. Дүшәмбе көн Татарстанда эшлекле даирәләр тарафыннан бу давыл турында мәгълүмәт туплау белән үтте дисәң дә була. Бик үк тулы булмаган, әлегә кадәр билгеле мәгълүмәтләргә караганда давыл 10- лап район өстеннән узган. Ә Казан шәһәренә килгән вакытта, давыл вакытында машинада барган ике кеше агачка килеп бәрелеп үлгән, көчле давыл сындырган агачлардан тән җәрәхәте алган 16 кеше дәвалау үзәкләренә китерелгән. Шәһәрдә меңнән артык агач ауган дип хәбәр ителә. Давыл вакытында яуган көчле яңгырдан метроның “Тукай мәйданы” тукталышын менә 3 нче тапкыр инде су басты. Давыл шулай ук электр чыбыкларын өзеп берничә бистәне утсыз калдырды. Бигрәк тә Совет районында яшәүчеләр зур зыян күрде. Казан шәһәре башкарма комитеты иртүк, эшлекле дүшәмбе үтырышыннан соң ук “кайнар элемтә” телефоннарын игълан итте. “Казгорсвет”ка нинди зыянны хәбәр итәләр икән дип белешү өчен шалтыратып караган идек. 292-82-07 телефоныннан көтмәгән җавап алдык. “Бу бернинди дә Казгорсветның телефоны түгел, гадәти фатирныкы, бүген иртәдән бирле туйдырып бетерделәр инде”-, дигән җавап ишетергә туры килде. Белешмә аша табып Казгорстветка шалтыратсак, анда исә, болай дип әйттеләр. “Шалтыратуларның күбесе без көткән, зыян күргәннәрдән түгел. Кешеләр шалтыратып нәрсә булганны хәбәр итергә ашыкмыйлар”-, диде “Казгорсвет” башлыгының урынбасары Шамил Хәкимов. Хәкимов әйтүенчә, мондый давыл Казан өчен яңалык түгел. Моннан биш ел элек узганы көчлерәк тә булган. Ул вакытта аларга караган электр челтәренә ике ярым миллион сумык зыян килгән булган. Биш ел элек акча башка иде бит, диде ул. “Яңа гасыр” телевидениясе кайнар элемтә телефоны саннарын бирде. Зыян күргәннәр 292-12-88 гә шалтыратыгыз, диде. Әмма көне буе бу телефоннан да “абонентны чакыру мөмкин түгел” дигән җавапны ишетергә туры килде.

Наил Алан

XS
SM
MD
LG